tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Даян Мурзин һәйкәленә чәчәкләр салды
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Даян Мурзин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Даян Мурзин һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкорстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Әлеге эш сәфәре вакытында ул Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Даян Мурзин 1921 елның 20 гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Иске Балыклы авылында, хәзерге Башкортстан Республикасы Бакалы районының шул ук исемдәге авылында туа. Сугыш елларында Даян Мурзин отряды танк армиясе командиры генерал Мюллерны кулга ала. Аннан соң генерал Власовны кулга алу буенча уңышлы операция оештырыла.

Даян Мурзин Чехословакиянең милли герое, Чехия һәм Словакиянең 15 шәһәренең мактаулы гражданины булып санала. Словакиянең Злин шәһәренең үзәк мәйданы һәм аның бер урамы майор Мурзин исемен йөртә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*