tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәк авылында “Умартачы” төбәкара форумы узды
Төмәнәк авылында “Умартачы” төбәкара форумы узды

Төмәнәк авылында “Умартачы” төбәкара форумы узды

8 октябрь Туймазы районының Төмәнәк авылында ачык һавада урнашкан “Бабай утары” этнографик комплекс территориясендә “Умартачы” төбәкара форумы узды.

Туймазы районының Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Русиянең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы советы бергәләп оештырган чарага Башкортстан умартачылары белән бергә Татарстан һәм Киров өлкәсе умарта тотучылары да җыелды. Чараның кульминациясе башланганчы, алар үзләре җитештергән продукциядән күргәзмә корды. Хәер, күргәзмәдә умартачылар гына катнашып калмады, биредә югары сыйфатлы оннан пешерелгән ипи эшләнмәләре белән дә танышырга, төрле ташлардан ясалган беләзек-алкаларга карап та сокланырга мөмкин булды.

Иртәнге чәй белән җылынып алган кунаклар “Бабай утары”нда урнашкан умартачылыкка карап юл алды. Биредә алар Туймазы районының умартачылар җәмгыяте рәисе Азамат Зиннәтуллин белән кортларны тәрбияләп тоту ысуллары турында бик җанлыклы әңгәмә кордылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган күп сандагы сорауларга җавап таптылар.

Умартачылар чыгыш тоткан Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Марат Гыйниятуллин белән дә умарта гаиләләрен югалтуларсыз кышлаттыру темасына киңәш-табыш кордылар.

Төшке аштан соң кунаклар өчен “Бабай утары” этнографик комплекс буенча эскурсия оештырылды.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*