tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Нур” балалар татар театр студиясе белән танышты
Васил Шәйхразыев “Нур” балалар татар театр студиясе белән танышты

Васил Шәйхразыев “Нур” балалар татар театр студиясе белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкорстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Бүген ул Уфа шәһәрендәге “Нур” татар дәүләт театрында булды. Биредә Васил Шәйхразыев балалар театр студиясенең татар төркеме белән танышты.

Биредә туган телен яраткан, белгән һәм белергә омтылган төрле яшьтәге балаларны уртак максат берләштерә.Кыска гына вакыт эчендә студия зур уңышларга ирешкән, абруйлы конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулый. Балалар катнашындагы спектакльләр хәтта театр репертуарына кертелеп, киң аудиториягә тәкъдим ителгән.

2012 елда  “Нур” татар театр студиясе Татарстан театр эшлеклеләре берлеге тәкъдиме белән ачыла. Биш ел эчендә укучылары үзләрен төрле өлкәдә күрсәтә: 2015 елда студия  Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” спектаклен чыгара, ә 2016 елда Антуана де Сент-Экзюпериның Разил Вәлиев тәрҗемәсендә “Кечкенә принц” спектакле куела.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*