tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең заман» фестиваленең беренче зона этабы иртәгә башлана
«Безнең заман» фестиваленең беренче зона этабы иртәгә башлана

«Безнең заман» фестиваленең беренче зона этабы иртәгә башлана

Иртәгә, 6 октябрь көнне, Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мәдәният йортында «Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабын ачу тантанасы була. Башлана – 10.00 сәгатьтә.

«Быел «Наше время — Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 11 нче тапкыр үткәрелә. Фестивальнең зона этапларында катнашучылар традицион рәвештә «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә ярыша», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

6 һәм 7 октябрьдә узачак фестивальнең беренче зона этабы 200дән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Чаллы этабында катнашу өчен республика предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан – балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, «Сетевая компания» Түбән Кама электр челтәрләреннән, Алабуга электр челтәрләреннән, «Татэнерго» АҖ филиалыннан, Чаллы ТЭЦыннан, «Танеко» һ.б. оешмалардан – барлыгы утызлап гариза бирелгән. Шәхси хисапта – кырыкка якын гариза.

Чаллы этабында гомумкоманда хисабында җиңү өчен көрәшүче биш команда тәкъдим ителәчәк: «КамАЗ», «KAMA TYRES» предприятиләре, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм СИБУР-«Нижнекамскнефтехим».

Фестивальнең зона этапларының үзгәрешсез өлеше булып белем бирү программасы тора: ул жюри әгъзаларыннан – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-классларны үз эченә ала. Ике көн дәвамында фестивальнең конкурс номинацияләре буенча жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәлләр узачак.

Чаллыда «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова заманча хореография буенча мастер-класс бирәчәк. Мәскәү Губерна театры труппасы җитәкчесе Алина Ивах вокал буенча мастер-класс бирә. «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, куючы режиссер Владимир Аносов «Эстрада номеры режиссурасы нигезләре» мастер-классын тәкъдим итәчәк.

  • Киләсе зона этабы Әлмәттә, 13-14 октябрьдә була. Йомгаклау этабы Казанда 20-21 октябрьдә үтә. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнаша. Ул 17-18 ноябрьдә Казанда – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында уза. Гала-концерт «Пирамида» залында 20 ноябрьдә була.
  • Фестивальдә гадәттәгечә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре катнаша. Узган ел катнашучыларның яшь чикләре 45 яшькә кадәр арттырылды. 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар аерым чыгыш ясый алмаячак.
  • 2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясендә астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.
  • Узган ел Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы ия булды. «Безнең заман герое» бүләге «КамАЗ» командасына тапшырылды.
  • Быелгы фестивальнең бүләк фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, «Безнең заман герое» махсус бүләге иясе 350 мең сум алачак. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*