tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле якташыбыз туган ягын сагынып кайткан
Күренекле якташыбыз туган ягын сагынып кайткан

Күренекле якташыбыз туган ягын сагынып кайткан

Бу көннәрдә Бигеш мәдәният йортында юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясе Презеденты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры Раиф Биктаһиров булды.

Раиф Терентьевич хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яши. Туган ягын сагынып кайткан якташ. Мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу вакытында ул барысы белән дә кызыксынды, сөйләшер сүзләре күп булды. Раиф абый Бигеш китапханәсенә үзенең яңа гына табадан төшкән «Друзья и годы» дип аталган китабын да бүләк итте.

Раиф Терентьевич 1942 елның 10 гыйнварында районыбызның Кабан-Бастрык авылында туган. 1958 елда Бигеш урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлый. Урта белемне Зәйдә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә ала. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, җәмәгать эшләрендә, спорт ярышларында катнаша, хәтта чаңгыда шуу буенча Зәй районы чемпионы була.

Хезмәт эшчәнлеген 1959 елда балта остасы һәм Зәй ГРЭСы, Яңа Зәй эшчеләр поселогы төзелешендә геодизист буларак башлап җибәрә. Армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала, шунда ук аспирантура бетерә һәм 1975 елда диссертация яклап, юридик фәннәр гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 1968 елдан дәүләт хезмәтендә — озак еллар совет, партия һәм прокуратура органнарында эшли. Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы була, Үзәк сайлау комиссиясенең хокук идарәсендә хезмәт куя. 40 ел дәвамында дәүләт хезмәте белән Казан һәм Мәскәү югары уку йортларында укыту эшчәнлеген бергә алып бара.

«Татарстан хәбәрләре» газетасының сәясәт-хокук мәсьәләләре буенча күзәтчесе булып эшләгән чорда Раиф Терентьевич Россиянең һәм Татарстанның дәүләти төзелеш белән бәйле актуаль проблемаларга багышланган мәкаләләр сериясе белән чыгыш ясый. Әлеге мәкаләләр белгечләрдә, дәүләт органнарында эшләүчеләр арасында зур кызыксыну тудыра.

Раиф Биктаһиров — Россиянең өченче класслы дәүләт советнигы (хәрби чиннар буенча генерал-майор дәрәҗәсенә туры килә). II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале, «Сайлауларны оештырудагы хезмәтләре өчен» медале, Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр иясе.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*