tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли мультифест» кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта
«Милли мультифест» кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта

«Милли мультифест» кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта

«Милли мультифест» республика балалар кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта.

«Быел гаризаларны 15 октябрьгә кадәр алабыз дип билгеләгән идек. Кемдер өлгерми икән, озайтырга әзер, чөнки шалтыратучылар бар», – диде кинофестивальнең җитәкчесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова кинофестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

«Былтыр безгә 465 гариза килде. Бу 4 меңләп кеше катнашкан дигән сүз. Бу өлкәләр бик популяр, киләчәккә балаларга профессия сайлауга нигез булырга мөмкин», – дип дәвам итте ул.

Кинофестиваль өчен эшләр ике номинация билгеләнгән: татарча анимацион фильмнар һәм татарча кыска метражлы фильмнар. Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада – пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә.

Темалар – гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар.

Кинофестивальнең ябылу тантанасы 26 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында булыр дип көтелә.

  • Кинофестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*