tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәт казанган яшь төзүче
Хөрмәт казанган яшь төзүче

Хөрмәт казанган яшь төзүче

Илдар Алтыев Тубыл шәһәрендә туып-үсеп, шәһәрнең 18 нче мәктәбендә белем ала. Новосибирск дәүләт су транспорты академиясендә инженер һөнәренә укып чыгып, төзелеш юнәлешендә хезмәт юлын башлый. Күпчелек яшьләр зур шәһәрләргә омтылганда, Илдар Алтыев туган шәһәрендә төзелеш оешмасы ачып, җитәкче вазыйфасын башкара. Хәзерге көндә әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра, торак һәм торак булмаган йортлар төзи.

Хезмәт юлында үзен яхшы яктан күрсәткән инженер, коллегалары арасында хөрмәт казанган төзүче, җаваплы, эшчән белгеч үзе дә хезмәттәшләре турында яхшы, җылы сүзләр белән сөйли. Тәҗрибәне коллективта, янәшәсендә остазлар булганда тупланганын онытмый. Илдар Алтыев танылган җәмәгать эшлеклесе дә. Туган иленең, шәһәребезнең патриотын мәдәни, милли, дини чараларда да күрәбез. Яшь булуына карамастан, ул гореф-гадәтләргә, тарихыбызга, илебез халкына хөрмәт белән карый. Быел Илдар Бәдретдин улын Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният үзәге сәхнәсеннән аңа шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Дударев Рәхмәт хаты тапшырды.

Үзен төрле өлкәләрдә сынап караган, сайлаган һөнәрен үзләштереп, эшен югары дәрәҗәдә башкаручы, ярдәмчел якташыбыз әти-әнисенең, якыннарының, гаиләсенең таянычы, терәге дә. Эш көне тыгыз булса да, ул спорт белән дә шөгыльләнә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган якташыбызның яраткан спорт юнәлеше – бокс. Тырышып эшләгән төзүче, танылган җитәкче Илдар Алтыевка көндәлек хезмәтен, сайлаган һөнәрен яратып озак еллар эшләргә язсын, куйган максатларына ирешүен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*