tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау чарасы узды
Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау чарасы узды

Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау чарасы узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 15нче көнендә, Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау чарасы узда. Хәзерге дин гыйлеме фикере үсешендә иң әһәмиятле хезмәтләрнең берсе булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни тикшеренүе тора. Аның татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендә күпьеллык гамәли эшчәнлеге, татар халкының Коръән бастыру традицияләрен торгызу һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре буенча проектларны тормышка ашыруы татар дин белгечләренең XIX–ХХ гасыр башында Коръән фәннәренә керткән өлеше турындагы тулы кыйммәтле тикшеренүләре нигезенә салынды. Шул рәвешле, дөньякүләм ислам фәненә беренче тапкыр системалы рәвештә татар галимнәренең эшчәнлегенә анализ тәкъдим ителде, чөнки хезмәт гарәп телендә башкарылган һәм язылган. Ул шулай ук хәзерге Россия ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәфнең расмы буенча беренче фәнни хезмәт булып та тора.

Диссертация “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” темасына язылган.  Фәнни тикшеренү хәзерге заманның танылган мөселман галимнәреннән саналган рецензентлар тарафыннан өйрәнелгән. Камил хәзрәтнең фәнни җитәкчесе – шәригать фәннәре докторы, БИА һәм Әбу Даби университеты мөгаллиме, фикһ (ислам хокукы) һәм фикһ ысулы (ислам хокукы нигезләре), шулай ук гакыйдә (инану) фәне белгече, Әбу Даби провинциясе мөфтияте белгече Сәиф Али әл-Асри. Камил хәзрәтнең рәсми оппонентлары: Ибраһим әл-Мурейхи – шәригать фәннәре докторы, Бәһрәйн Корольлегенең Югары шәригать суды рәисе һәм Хамдаллаһ Хафез Мөхәммәд Ибраһим – педагогика фәннәре докторы, әл-Әзһар Халыкара ислам университетын (Мисыр) тәмамлаучылар Лигасы каршындагы мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы, Коръән уку төрләре өлкәсендә белгеч. Алар Камил хәзрәтнең фәнни эшне башкарып чыгу дәрәҗәсен югары бәяләделәр, анда Коръән тәфсирләренә караган чыганаклар (Ногъман ибн Амираас-Саманиның “Ногмани тәфсире”, Хөсәен Әмирханның “Тәфсир әл-фәваид” һәм Шәйхелислам әл-Хәмидинең “Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән”), Коръән белеменең аерым аспектлары буенча татар галимнәренең трактатлары (Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендә “Китаб әл-фәваид әл-мүһиммә”, Ризаэтдин Фәхретдиннең иске татар телендә “Кур’анва таба‘ат”, Муса Бигиевның гарәп телендә “Шәрх Таййибат ән-нашрфи ал-кыйраәт әл-‘ашр”), шулай ук Идел-Урал төбәге галимнәренең тарихи әсәрләре  (Мөхәммәд Морад әр-Рәмзинең “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”) белән тикшеренү эше чагылыш таба.

Камил хәзрәт башкарып чыккан хезмәткә уңай бәяне шулай ук Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган шәех Мәэмүн әр-Рави, Коръән фәннәре һәм Расм әл-Усмани буенча дөньякүләм танылган белгеч, доктор Ганим Каддури әл-Хамд (Гыйрак) җиткерде.

Үзенең докторлык диссертациясендә Камил хәзрәт башка мөселман халыклары арасында Коръәнне бастыруда татарларның беренче рольдә  булуына өчен дәлилләр китерә, шулай ук, татарлар башка мөселман халыклары арасында беренчеләрдән булып, аны 1803 елда текстның консонант нигезен исәпкә алып бастырганнар, ә 1848 елда Казанда декламациянең ун кануни системасы күрсәтелгән Коръән дөнья күрә. Консонант нигезле текстта Коръәнне бастыру эшендә ныклап калыплашуда Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев зур өлеш кертте.

Шулай итеп, Камил хәзрәтнең диссертациясе XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән фәннәренә, аерым алганда, Коръән графикасы һәм язылышы бүлекләренә, аны уку ысулларына, шулай ук тәфсир кылу мәсьәләләрен яктыртуга зур өлеш кертүләре турындагы күзаллауларны киңәйтә һәм конкретлаштыра.

Диссертациянең төп эчтәлеге Камил хәзрәтнең гарәп һәм рус телле фәнни басмаларда басылган мәкаләләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрнең йомгаклары буенча нәшер ителгән җыентыкларда чагылыш таба. Әлеге мәкаләләрдә ул гарәп язмасы барлыкка килү һәм мүсхәфнең язылышы, Коръәннең Мәдинә басмасы (1985) һәм Коръәннең Казан басмасындагы (1803) аермалар, кайбер сүзләрдә әлифнең булуы яки булмавы, “Казан басма”сын бастыруның тарихи һәм хәзерге актуаль проблемалары һ.б. кебек темаларны ачты.

Камил хәзрәтнең фәнни эшен өйрәнгәннән соң, аның чыгышын һәм сорауларга җавапларын тыңлаганнан соң, диссертацион совет тарафыннан аңа “Коръән белеме” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү хакында карар чыгарыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*