tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар” номерлары урынына салынган бинада Тукайга багышланган экспозиция булдырылачак
“Болгар” номерлары урынына салынган бинада Тукайга багышланган экспозиция булдырылачак

“Болгар” номерлары урынына салынган бинада Тукайга багышланган экспозиция булдырылачак

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ТР Милли музее Габдулла Тукай “Болгар” номерларында яшәгән көннәренә бәйле  экспозицияне оештыру эшләрен тәмамлап килә. Ул тарихи кунакханә урынына салынган  бинаның беренче катында урнашачак.

Экспозициягә “Болгар” номерларының эчке интерьерын чагылдырган 2 фрагмент керәчәк. Берсе – Тукай 1907-1912 елларда яшәгән бүлмә, икенчесе – шагыйрь хезмәттәшлек иткән “Әл-Ислах” газетасы редакциясе. Шулай ук “Тукай заманындагы Казан. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы” һәм “Татарстанда Тукай урыннары” электрон терминаллары да урнаштырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*