tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда теология укыту алымнары турында фикер алыштылар
Болгарда теология укыту алымнары турында фикер алыштылар

Болгарда теология укыту алымнары турында фикер алыштылар

5-7 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә теология укыту алымнары турында фикер алыштылар.

Конференция Санкт-Петербург дәүләт университеты белән Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе Болгар ислам академиясе белән берлектә ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләрне әзерләү федераль проекты кысаларында оештырылды. Шулай ук РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итте.

Россия, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Һиндстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәр «Россия һәм чит ил югары уку йортларында теология һәм ислам фәннәрен укыту спецификасы», «Теология фәннәрен методик тәэмин итү проблемалары» кебек темалар буенча фикер алышты.

Конференция кысаларында эксперт-теологлар өчен “теологик белем системасында компетентлы якын килү” дискуссион мәйданчыгы форматында түгәрәк өстәл узды.

Мәскәү, Махачкала, Казан, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләре эксперт-теологлары Теология әзерләү юнәлеше кысаларында төп һөнәри белем бирү программасын эшләүгә принциплар һәм алымнар турында, шулай ук фәнни-методик әдәбият әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Шулай ук өч чит ил югары уку йорты – Парижның ислам фәннәре факультеты, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарджа университеты, Азәрбайҗан теология институты белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*