tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борай районы “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Борай районы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Борай районы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Мин үзем Борай районы Кузбай авылында китапханәче булып 2020 елдан башлап эшлим. Татарча диктант акциясендә катнашырга яратам. Китапханәдә 81 яшьлек Нуртдинова Зөлхиҗә апа, 80 яшьлек юбилейларын көтүче Гарипова Заһидә апа hәм Исмагилова Бәхиҗә апа диктант яздылар.

Гаиләбез белән- 90 яшен тутырган ветеран әтием Насибуллин Мәгънәви, кече кызым Гарипова Ләйсән  hәм үзем, Габдулхакова Роза Мәгънәви кызы, татарча диктант акциясендә бик яратып катнаштык.

Күрше Бустанай авылында Рафига апа Усманова тормыш иптәше Нәгыйм абый белән бик матур яшәп ятуларына сөенәбез. Рафига апаның hәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укып барабыз. Әткәй почта аша килеп торган яна газета- журналларны укып, яңалыклар белән безне дә таныштырып тора.

Татарча диктант акциясенең киләчәктә дә дәвам итүен телибез. Дөньялар тыныч булсын! Зур рәхмәт сезгә.

Быел барлыгы 6 кеше катнашты. Иң өлкәненә 90 яшь, иң кечкенәсенә – 24.

Роза Гәбделхакова, Башкортстан, Борай районы, Кузбай авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*