tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Кырым Республикасы вәкилләре белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Кырым Республикасы вәкилләре белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Кырым Республикасы вәкилләре белән очрашу узды

Икътисад, идарә һәм хокук институтының (ИЭУП) дәүләт һәм муниципаль идарә тармагы буенча белем алучы Кырым Республикасының дәүләт һәм муниципаль органнарында хезмәт күрсәтүчеләр Казан шәһәренә чираттагы имтихан сессиясенә килделәр. Әлеге дәүләт программасы Татарстан Президенты һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырылган иде.

Имтихан бирергә килүчеләр саны 50, алар арасында Бахчасарай районының администрациясе башлыгы, Алушта, Керчь, Кәфә (Феодосия) шәһәрләре башлыкларының урынбасарлары, дәүләт һәм муниципаль органнарның җитәкчеләре бар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы референты Радик Муллагалиев Казан каласына килгән әлеге кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында кабул иттеләр.

Кырымлыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге белән таныштырдылар. Дәүләт һәм муниципаль органнарда эшләүче кунакларны беренче чиратта Татарстан күпмилләтле һәм төрле конфессияле республика буларак ирешкән уңышлары кызыксындырды, алар әлеге тәҗрибәне уңышлы итеп күрәләр. Шулай ук Кырымлылар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынуларын да җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*