tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Гәрәй Рәхимнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Гәрәй Рәхимнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Гәрәй Рәхимнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Халкыбыз зур югалту кичерә. Бүген, 6 сентябрь көнне, 80 яшендә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) вафат булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Гәрәй Рәхим  вафат булу сәбәпле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.

 

Татарстан Республикасының халык язучысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионовка) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа.

1962–1967 елларда Г.Родионов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, Г.Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972–1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ә 1978–1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979–1981 елларда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бер үк вакытта ул 1980 елдан башлап 1987 елга кадәр РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы секретаре һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант вазифаларын башкара. Казанга кайткач, 1987–1992 елларда, Г.Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, аннары «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1992 елдан ул – Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире Татарстан язучыларының әдәби фонд рәисе хезмәтләрендә.

Язучы буларак Гәрәй Рәхим – өч дистәдән артык әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Г.Рәхимнең аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Әдип өч серияле “Исә Болгар җилләре” исемле киносценарий авторы буларак та танылды. Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча иҗат ителгән Каһәрләнгән мәхәббәт” опера либреттосы Гәрәй Рәхимгә зур уңыш китерә. Әлеге операны иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән бергә Г. Рәхимгә 1984 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылды. 2011 елның 12 июлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фәрманы нигезендә Гәрәй Рәхимгә «Татарстан республикасы халык язучысы» мактаулы исеме бирелде.

“Татарлар” гәҗитеннән

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*