tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы кубогына татар яшьләре арасында хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды
Бөтендөнья татар конгрессы кубогына татар яшьләре арасында хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды

Бөтендөнья татар конгрессы кубогына татар яшьләре арасында хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды

28-29 февральдә Пермь краеның Барда авылында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына татар яшьләре арасында хоккей буенча беренче төбәкара турнир узды. Ярышларда барлыгы 5 команда катнашты: Красноуфимск шәһәренең «Сокол» командасы, Оса шәһәренең һәм Елово авылының «Нефтяник» җыелма командасы, Сарапул шәһәренең «Сокол» командасы, Павловский шәһәренең «Прометей» командасы һәм «БАРДА» Барда авылының командасы.

Командалар ике көн дәвамында беренчелек өчен көрәштеләр, чын мәгънәсендә кызыклы һәм тамашалы уен булдырдылар. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, турнир хоккей уеннарының төп урыны буларак кына түгел, ә татар яшьләре бер-берсе белән таныша торган,  аралашу мәйданчыгы буларак та тора. Турнир нәтиҗәләре буенча, «Прометей» командасы Бөтендөнья татар конгрессы кубогы иясе булды. Икенче урынны Барданың «БАРДА» командасы алды, өченче урынны Сарапул шәһәренең «Сокол» командасы алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*