tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Россия Федерациясе Президентын сайлауларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру
Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Россия Федерациясе Президентын сайлауларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – Россия Федерациясе Президентын сайлауларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру

Безнең бурыч – Россия Федерациясе Президентын сайлауларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе атнада, 15-17 мартта, бөтен ил буенча Россия Президентын сайлаулар узачак. “Республикада сайлау алды кампаниясе кысаларында зур оештыру эше алып барыла. Тавыш бирүгә 2 мең 767 сайлау участогы әзерләнгән, шул исәптән 45е – гражданнарның вакытлыча тору объектларында. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары (21 мең 334 кеше) сайлау законнары таләпләренә өстәмә рәвештә өйрәтелде», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул хәбәр иткәнчә, 17 февральдән 7 мартка кадәр участок комиссияләре әгъзалары «Информ УИК» проекты кысаларында халыкны фатирлар буенча йөреп чыккканнар. “Бу бик күп вакыт һәм көч таләп итә торган эш. Бу мәгълүмат формасы барлык сайлаучыларның 93 процентын үз эченә ала – 2 млн 734 мең 842 кеше. Яки республикада теркәлгән йортларның 91%ы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республика шәһәрләрендә һәм районнарында 2 меңнән артык гражданнар җыены һәм хезмәт коллективлары җыелышы узган.

Татарстан Рәисе алда иң җаваплы атна булачагына игътибар итте. “Иң мөһим бурыч – сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү, бюллетеньнәрне һәм башка сайлау документларын һәм инвентарын саклау. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм республика активы вәкилләренә беркетелгән шәһәрләргә һәм районнарга чыгып тавыш бирүне оештыру мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга кирәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*