tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярдәмчел, милләт җанлы, тырыш җитәкче
Ярдәмчел, милләт җанлы, тырыш җитәкче

Ярдәмчел, милләт җанлы, тырыш җитәкче

Һәр кешенең туып-үскән кече ватаны бар. Альберт Бикшан улы  Апсатаров кече вакытыннан ата-анасы, әби-бабасының Бәек авылын белеп, яратып, матур табигате, елгалары белән сокланып үсә. Балачак һәм яшьлек еллар онытылмый. Ханты-Мансийск шәһәрендә укыган, яшәгән еллары да аның күңелендә матур тәэсирләр калдыра. Туган ягына кайтып ул абыйсы ярдәме белән Бәектә әнисенә яңа йорт, авылда мәчет төзиләр. Бу җаваплы, саваплы эшне башкарып чыгаруда ярдәм итүчеләрне дә хөрмәт белән искә алалар. Альберт Апсатаров хезмәт эшчәнлегенең төрле елларында җитәкче, сәүдәгәр, Тубыл район Думасы депутаты, бүгенге көндә Тубыл шәһәре Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе рәисе вазифасын башкара. Хезмәтен чын күңелдән яратып эшләгән якташыбызны коллегалары да хөрмәт итәләр. Уңышка ирешү өчен тырышлык кирәген белеп, ул алдына куйган максталарына ирешә.

Актив тормыш позицияле, игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга, кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсенә ия булган Альберт Бикшан улы татар юнәлешендә эшләүчеләргә дә үз вакытында күп ярдәм итте. Аның тырышлыгы белән бер елга якын татар телендә радиотапшырулар эфирга чыгып барды. Ветераннар ансмабле “Яшьлеккә сәяхәт”кә, ветеран укытучыларга да ул игътибарлы. Якташыбызга мөрәҗәгать итүчеләр аның эшләгән яхшылыкларын җылы сүзләр белән искә алалар. Тубыл шәһәре Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе рәисе Альберт Бикшан улы Апсатаровка шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Рәхмәт хатын тапшырды. Тубылдагы милли мәдәни автономияләр советы рәисе, шәһәр Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе рәисе шәһәрдәге бу юнәлештәге эш тиешле рәвештә, нәтиҗәле дип бәяли. Тубыл шәһәренең Иҗтимагый палатасы Төмән өлкәсенең иҗтимагый палатасы, Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитеты белән тыгыз элемтәдә эшли.

Тубылда яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү мәсъәләсе яхшы дәрәҗәдә алып барыла. Башка милләтләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан төрле милләт вәкилләре катнашында яшьләр белән спорт ярышлары, спартакиадалар үткәрелә. Монда барлык диаспоралар вәкилләре катнаша. Мондый чаралар киләчәктә шәһәрдәге барлык милләтләрнең уңайлы тормышына нигез салырга мөмкинлек бирә. Күпмилләтле Тубыл шәһәрендә дуслык, бердәмлек булганы шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә, милли бәйрәмнәрдә күрергә була. Себер татар мәдәният үзәге оештырган Сабантуй, Нәүрүз, “Дуслык күпере”, “Көнчыгыш базары” бәйрәмнәре төрле милләт вәкилләре мәдәниятен, милли ризыкларын, гореф-гадәтләрен күрсәтеп, шыгрым тулы тамашачыларын җыя. Үзенең бүгенге көндәге эше турында Альберт Бикшан улы:“Сораулар булганда, тәкъдимнәребез шәһәр Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссиясе утырышларында, совет киңәшмәләрендә яңгырый. Төрле милләт, дин вәкилләре күтәргән бер генә дә сорау игътибарсыз калмый. Мисалага, мөселман зиратында ритуаль хезмәтләр күрсәтү өчен урын бүлеп бирү һәм башка сораулар хәл ителеп бара. Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете Имам-хатыйбы Ибраһим Сухов бу уңайдан рәхмәтләрен дә белдерде. Диаспораларның иҗтимагый палатасы шәһәр администрациясе белән бер мәйданчыкта оештырылган очрашулар, киңәшмәләр, чыгышлар хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булганын күрсәтә,”-дип фикерләре белән уртаклашты.

Кече ватаны, туган иле, туган ягы өчен мөһим эшләр башкарып, гаиләсе белән милли традицияләрне саклап, балалар үстереп, инде оныкларга да сөенеп, әнисенә чиксез хөрмәт күрсәтеп яши игелекле якташыбыз.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*