tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсеннән Гализә Кукаева – “Ел хатын-кызы”
Түбән Новгород өлкәсеннән Гализә Кукаева – “Ел хатын-кызы”

Түбән Новгород өлкәсеннән Гализә Кукаева – “Ел хатын-кызы”

“Ел хатын-кызы 2023”

Әле дистә елдан артык элек “Туган як” газетасы редакциясе җәмәгать эшендә актив эшләгән ханыма “Ел хатын-кызы” исемен бирүне гамәлгә куйган иде. Гадәттә Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәменә туры китереп, бар яктан да үрнәк булган, иҗтимагый өлкәдә ел буе актив эшләгән ханым сайлап алына.

Бу югары исемгә унике кеше инде лаек булды.

Быел “Ел хатын- кызы 2023” исемен Спас округы Татар Моклокасы авылының мәдәният йорты методисты Гализә Мәгъзум кызы Кукаевага бирергә дигән карарга килдек.

Гализә мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап үстерү өстендә актив эшчәнлек алып бара, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм оештыруда актив катнаша, мәдәният йортында маскировка ятьмәләре дә үрәләр. Аның җитәкчелегендәге “Авыл хатыннары” фольклор төркеме төрле дәрәҗә конкурс-фестивальләр лауреаты һәм дипломанты. Шулай ук өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының да иң актив әгъзаларының берсе, бер генә чарадан да читтә калмый.

Гализә Мәгъзум кызын ихластан “Ел хатын-кызы 2023” исеме белән котлыйбыз, ул моңа һичшиксез лаек. Шулай ук аның йөзендә барча асыл затларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сез тормыш тоткасы, гаилә учагын саклаучылар, яратып һәм яратылып яшәгез!

“Туган як” газетасы редакциясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*