tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Рамил Чурагулов белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Рамил Чурагулов белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Рамил Чурагулов белән очрашу узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Рамил Чурагулов белән очрашу узды. 16 августта Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән кунакларны БТК Аппараты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде.

– Рамил Чурагуловны бөтен татар дөньясын белә, ул 1000нән артык җыр текстларының авторы. Бүген без аңа иҗади уңышлар һәм илһам  телибез! – дип котлады юбилярны Илгиз Халиков.

Шулай ук шагыйрьне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла тәбрикләде.

– Рамил Чурагуловның шигырьләре халыкчан, аңлашыла һәм хәтердә кала торган. Ә җыр текстлары өчен иң мөһиме шул, – дип билгеләп үтте ул. Ркаил Зәйдулла юбилярга «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Чара шагыйрьнең хезмәттәшләре һәм дуслары исеменнән котлаулар белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*