tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихы һәм туган якны өйрәнү буенча китаплар тәкъдим иттеләр
Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихы һәм туган якны өйрәнү буенча китаплар тәкъдим иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихы һәм туган якны өйрәнү буенча китаплар тәкъдим иттеләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Питрәч районында нәшер ителгән фәнни-мемориаль комплекслар һәм тарихи-туган якны өйрәнү китаплары проектларын тәкъдим итүнең Бөтенроссия Түгәрәк өстәле узды.

Чарада Татарстан, Удмуртия, Башкортостан, Мордовия республикаларыннан галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре,  ветераннар һәм яшьләр оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлнең ачылышы вакытында  Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары ,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның котлау сүзләрен кунакларга җиткерде.

Түгәрәк өстәл кысаларында В.М.Ерховның “Возвращение к истокам… (литературно-исторический очерк)” китабы, Питрәч районында басылып чыккан “Мәүла Колый поэмалары”, “XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый” исемле китаплар һәм башкалар тәкъдим ителде.

Индус Таһиров үзенең чыгышы вакытында чит регионнарда татарлар турында китаплар чыгару дәвам ителсә, татар халкы мәңге яшиячәк дигән фикерен белдерде:

– Әгәр дә Самарада татарлар турында китаплар чыгу эше дәвам ителә икән, димәк безнең халык яши.Татар халкының тамыры тирән киткән, аны бер кеше дә кисә алмыячак.  Без, үз чиратыбызда, җир шарында татар факторы артсын өчен, азмы-күпме үз өлешебезне кертеп калдырырга тиеш.

Дамир Исхаков туган якны өйрәнүчеләргә үз киңәшен бирде:

-Татарлар яшәгән җирлекләрдән күберәк мәгълүмат җыеп, аны халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Минем фикеремчә, әлеге хәрәкәт гомум Россия тарихын өйрәнүгә юл ачачак,чөнки татар халкы бөтен җиргә сибелеп яши бит.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*