tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары белән онлайн очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары белән онлайн очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары белән онлайн очрашу узды

Бүген, 13нче ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләп килүче яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм үз төбәкләрендә актив яшьләр белән ZOOM платформасында очрашу узды. Әңгәмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова катнашты. Анда 2020 нче елның август ахырында Милли Шура җыенында  кабул ителгән “Татарларның гамәл стратегиясе”, шулай ук 2021 нче елның апрелендә үткәреләчәк халык санын исәпкә алу  хакында фикер алыштылар.

Яшьләр үз төбәкләрендәге оешмаларының пандемия шартларына ничек яраклашулары һәм аларның  эшчәнлеге ничек дәвам итү турында сөйләделәр.

Шулай ук әңгәмәдә “Skytat” онлайн проекты аша татарча өйрәнү мәсьәләләре турында да фикер алышынды. “Skytat” онлайн платформасы  — һәрдаим үзара аралашып торучы яшьләргә татар телен өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

Яшьләр  белән аралашу “ми давылы” форматында барды. Катнашучылар үз төбәгендә халык санын алуга әзерлек эшләре хакында сөйләде, кызыклы идеяләре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*