tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең тантаналы чарасы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең тантаналы чарасы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең тантаналы чарасы узды

11-12 нче декабрь көннәрендә Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Башкортстанда очрашулар уздырды. Алар М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, Уфаның 65 номерлы татар гимназиясе, “Лалә-Тюльпан” Җәмигъ мәчете һәм  “Матбугат йорты”нда  татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасы һәм “Тулпар”, “Әллүки” журналлары редакциясе эшчәнлеге белән таныштылар. Бүген биредә шулай ук Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашындагы түгәрәк өстәл үтте.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең тантаналы чарасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүләкләрен тапшырды. Шулай ук татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Башкортстан Республикасы мәдәният эшлеклеләренә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессында 2023 елга эш планы кабул ителүен, аның нигезендә округлардагы җыеннарның беренчесе Башкортстанда узачагын әйтте.

 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең тантаналы чарасында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*