tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашындагы түгәрәк өстәл узды
Уфада Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашындагы түгәрәк өстәл узды

Уфада Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашындагы түгәрәк өстәл узды

11-12 нче декабрь көннәрендә Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Башкортстанда очрашулар уздыра. Бүген кунаклар М. Акмулла исемендәге БДПУда, Уфаның 65 номерлы татар гимназиясендә, “Лалә-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә һәм  “Матбугат йорты”нда  татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасы һәм “Тулпар”, “Әллүки” журналлары редакциясендә булдылар.

Бүген  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис  Шакиров Россия регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә катнашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләр белән берлектә оештырылучы проектлар турында сөйләде.

-2022 ел оешма өчен мөһим вакыйгаларга бай булды: Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын билгеләп үттек,- диде ул. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Төбәкләрдәге оешма җитәкчеләре һәм татар мәдәнияте үзәкләре директорлары алып барган эшләре, гамәлгә ашырып килгән проектлары белән таныштырдылар. Башкортстандагы татар милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре дә, төбәкләрдән килгән вәкилләр дә мондый очрашуларның алга таба да кирәклегенә басым ясады.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*