tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк
Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк

Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк

14 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим итү була.

Фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Тәрҗемә ителгән авторлар арасында – Ш.Мәрҗани, М. Бигиев, М.-З. Чистави (Камалов) хезмәтләре, репринт басмаларның авторлары арасында Шәйхел-Ислам Хәмиди, Кыйвам-Кара Зөлфәкәри, Коддус Абдурахманов, Атаулла Убәйдуллин, Зариф Әмирхан бар. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», «Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф» һәм «Мөкаддимәт… » әсәрләре илебезнең дин гыйлеме фикере антологиясенең җәүһәре булып торачак. Алар – татар тарихы һәм мөселман галимнәренең, шул исәптән татар галимнәренең биографияләре турында. Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан РИИда  һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*