Бельгиянең Брюссель шәһәрендә хакимият тавышкөчәйткечләр аша азан тавышын шәһәрдә яңгыратты. Бу карантинда утыручы, өйдә намаз укучы мөселманнарга теләктәшлек йөзеннән эшләнгән. Жирле халыкның күбесе беренче тапкыр үз шәһәрләрендә азан тавышы ишетте.