tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә Рөстәм Яхин иҗатына багышланды
Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә Рөстәм Яхин иҗатына багышланды

Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә Рөстәм Яхин иҗатына багышланды

Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә узды. Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин иҗатына багышланды.

Быел композиторның тууына 100 ел тулачак. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбе белән берлектә оештырылган чарага кунак итеп районның ветераннар советы әгъзалары, Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылды.

Музей директоры Люция Әхмәтҗанова сәнгать мәктәбе коллетивына Рәхмәт хаты, күренекле буалылар турында «Землячество — душе опора» дигән китаплар тапшырды. Педагог Резеда Фәхертдинова Рөстәм Яхинның иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Венера Зәйнуллина, Римма Халитова композиторның әсәрләрен башкардылар. Кичәдә республика гимны да яңгырады.

buinsk-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*