tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булдыклы татар гаиләсе
Булдыклы татар гаиләсе

Булдыклы татар гаиләсе

Ульян өлкәсенең Радищево район үзәгендә гомер кичерүче бәхетле пар – Юныс Абдулкадыйр улы белән Зәйтүнә Муталлиб кызы Бирюковларның гаилә корып бергә яши башлауларына киләсе елның февраль аенда 50 ел була. “Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” дигән почетлы исем йөртүче Зәйтүнә Муталлиб кызы шушы көннәрдә юбилейлы туган көнен дә билгеләп үтте.

Данлыклы Зур Чирекле авылы болыннарында уйнап, чишмә суларын эчеп үскән Юныс белән Зәйтүнә яшьләр кичәсендә танышалар. Төрле шәһәрләрдә белем алган булдыклы егет белән сылу кыз атна саен авылга кайтып йөриләр. Биш елга якын очрашып, бер-берсен ныклап сынаганнан соң, ике яшь йөрәк кавышып, гаилә корып җибәрергә ниятли. Зәйтүнәм искиткеч чибәр һәм акыллы булуы белән аерылып тора иде, ди Юныс абый. Ә ул үзе максатчанлыгы, юмартлыгы, зирәклеге һәм тәвәккәллеге белән сөйгән ярының күңел түрен яулый.

Яңа гына гаилә корып җибәргән Бирюковлар Радищево район үзәгенә килеп урнаша. Балашов мех техникумын тәмамлаган Юныс Абдулкадыйр улын хәзерләүләр конторасына белгеч итеп алалар, ә Зәйтүнә Муталлиб кызы шул ук оешмада бухгалтер булып эшли башлый. Әлбәттә инде, чит-ят җирдә тормышны башлап җибәреп, тернәкләнеп китү өчен аларга бик күп көч һәм тырышлык куярга туры килә. Бирюковлар югалып калмыйлар, кешелекле, ярдәмчел һәм киң күңелле булулары аркасында халык хөрмәтен казанып яшиләр.

Ә инде заманалар тамырдан үзгәреп, бизнес белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килгәч, алар җиң сызганып үз эшләрен башлап җибәрә. 1999 елда оештырылган “Дворянская” агрофирмасы бүген өлкә күләмендә иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып исәпләнә. Әлеге агрофирманың 20 мең гектар мәйданда чәчүлек җирләре бар. Ташландык хәлгә килгән кырларда куак төпләрен чыгарып, ел саен сөрү җирләре мәйданын 2000 гектарга арттыра баралар. Быел корылык булуына карамастан, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан уртача 18 центнер ашлык җыеп алганнар. Көнбагыш кырлары да ярыйсы гына уңыш биргән. Башка бик күп хуҗалыклардан аермалы буларак, Бирюковлар мал асрау белән дә бик теләп шөгыльләнә. Хәзер агрофирма фермаларында 650 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 250се – сава торган сыерлар. Сарыкларның да баш санын 300гә кадәр җиткергәннәр. Шулай ук 15 баш ат асрыйлар. Авыл хуҗалыгы техникасын гел яңартып торалар. Бүген хуҗалык кырларында “Акро” һәм “Полесье” маркалы куәтле комбайннар, “Кейс” һәм “К-700” маркалы заманча тракторлар эшли. Быел тагын бер яңа трактор һәм “Амазоне” дип аталган чәчү комплексы сатып алганнар. “Дворянская”ның үз тегермәне һәм пекарнясы бар. Шулай итеп, Бирюковлар ашлыкны үстерә, тегермәндә тарттыра һәм үз пекарняларында пешереп сата. Бүген без ит, сөт, май, ипи һәм бал җитештерәбез, ди Юныс Абдулкадыйр улы, канәгатьлек хисе кичереп.

Бирюковлар уңышлы гына әйдәп барган “Дворянская”, “Агроинвест” хуҗалыкларында һәм “Бирюков К.Ю.” крестьян-фермер хуҗалыгында 150гә якын кеше эшли. Хезмәт хакларын һәм налогларны вакытында түләп баралар. Уртача айлык эш хакы 27 мең сум тәшкил итә. Урак өстендә 100 мең сум алучы комбайнерлар һәм шоферлар да бар.

“Хәзер инде күрше Иске Кулаткы районының да ташландык хәлдә булган җирләрен эшкәртүгә керештек. Халыкка җир пайлары өчен акчалата да, ашлык белән дә түлибез. Мөселман кардәшләребез 30 ел буе эшкәртелмәгән җирләрнең яңадан чәчелүен күреп чиксез шатланалар. Димәк, авыл яши, тормыш дәвам итә, ана телебез һәм милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз саклана”,- ди Юныс Бирюков.

50 ел гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Юныс Абдулкадыйр улы агрофирма эшләрен үзенең уң кулы һәм төп ярдәмчесе, таянычы – гаҗәеп дәрәҗәдә тырыш, булдыклы улы Камил белән бергә алып бара. Ә пекарняга җитәкчелек итү мәшәкатьләрен Зәйтүнә Муталлиб кызы үз өстенә алган. 2000 елда алар бөтен көчләрен куеп район үзәгенең ташландык хәлдә булган ипи пешерү комбинатын  яңадан  торгызалар. Пекарняның җиһазларын хәзер дә гел яңартып торабыз, күптән түгел Италиядән кайтартылган заманча мичләр куйдык, ди Зәйтүнә ханым. Аның җитәкчелегендә пешерелгән тәмле һәм йомшак, иң мөһиме – экологик яктан чиста икмәкне Радищево, Иске Кулаткы, Павловка, Николаевка һәм Новоспасское районнары кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Яңа гына мичтән чыккан кайнар икмәкне үз машиналарыбыз тиз арада сәүдә нокталарына илтеп җиткерәләр, ди Зәйтүнә Муталлиб кызы.

Кулланучылар кооперациясе сферасында зур уңышларга ирешкән булдыклы милләттәшебез “Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” һәм “Ульяновск өлкәсенең атказанган азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр йөртә. Федераль дәрәҗәдәге бүләкне аңа Мәскәүдә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин шәхсән үзе тапшырды. Татар-мөселман хатын-кызы буларак, аның бүләк алырга башына яулык бәйләп чыгуына бик күпләр сокландылар. Фәкать ныклы иманга ия булган мөслимә генә шундый адымга барырга сәләтле, диделәр.

Киң күңелле, олы йөрәкле Бирюковлар зур хезмәт куеп тапкан хәләл малларыннан милләтебез һәм динебез үсешенә саллы өлеш чыгаралар. Радищево район үзәгендә мәһабәт мәчет бинасы алар тырышлыгы белән төзелгән иде. Аллаһы йорты бүген дә шушы гаилә ярдәме белән гөрләп эшләп килә. Шулай ук хәйриячелек белән бик теләп шөгыльләнәләр. Мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм кулы сузалар. Новая Дмитриевка авылында клубны ремонтлату һәм күпер ясату чарасын күргәннәр.

Татар җанлы, иманлы шәхес буларак Юныс Абдулкадыйр улы озак еллардан бирле татар милли-мәдәни автономиясенең Радищево район советына җитәкчелек итә. Район татар-мөселманнарын берләштереп, үзенең хәләл малына ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, мәчеттә төрле очрашулар уздыра. Ә тынгысыз йөрәкле Зәйтүнә Муталлиб кызы “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегендә актив катнаша. Эшлекле хатын-кыз, өч бала анасы, cигез онык әбисе, үрнәк ир хатыны сыйфатында аның гүзәл затларыбызга әйтер төпле сүзе, җиткерәсе акыллы киңәшләре бар. Безгә – хатын-кызларга гаиләдә ана телен саклау, бала-оныкларыбызга милли һәм дини тәрбия бирү бурычы йөкләнгән, ди Зәйтүнә ханым.

Тиздән Алтын туйларын билгеләп үтәчәк Бирюковлар – бар яктан да үрнәк гаилә. Алар гомере буе малны, байлыкны хәләл көч белән табып, барлыкта-муллыкта яшиләр. Алма кебек өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Галия гаиләсе белән Самара шәһәрендә гомер кичерә. Тормыш иптәше Дамир белән дус-тату, аңлашып яшәп, Диләрә һәм Лилия исемле ике кыз балага гомер биргәннәр. Тырыш, булдыклы кызлар буй җитеп, укып бетереп, тиң парлары белән гаилә корырга да өлгергәннәр инде. Икенче кызлары Адилә дә гаиләсе белән Самарада урнашкан. Хәләл җефете Рөстәм белән тигезлектә гомер итеп, Раилә белән Мәдинәне үстерәләр. Ә уллары Камил, халкыбызның күркәм традицияләренә тугрылык саклап, Радищевода, әти-әнисе янында төпләнеп калган. Җир эшкәртеп көн күрә, гаиләсен муллыкта яшәтә ул. Хатыны Гүзәлия белән дүрт бала – Рания, Әмир, Абдулкәрим белән Раянаны иманлы, тәүфыйклы итеп үстерәләр.

“Әлбәттә инде, дөнья барышында, гаиләдә төрле хәлләр, табак-савыт шалтыраган вакытлар да була. Андый чакта иң яхшысы – дәшми калу, сабырлык күрсәтү. Ә инде басылгач, суына төшкәч, тормыш иптәшеңнең хаклы булмавын, нәрсәне дөрес эшләмәвен әйтергә кирәк. Без Юныс белән менә шулай яшәдек һәм балаларыбызга шуны өйрәтеп үстердек. Бала-оныкларны бары тик шәхси үрнәк белән генә тәрбияләргә мөмкин. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип әби-бабаларыбыз бик дөрес әйткәннәр. Юнысым бүген дә бала-оныкларына бөтен яктан үрнәк булып тора. Ул кырга барырга да, йортта һәм бакчада эшләргә дә өлгерә”,- ди Зәйтүнә Муталлиб кызы.

Ә йортлары һәм бакчалары сокланып туймаслык. Бар җирдә дә пөхтәлек, тәртип, чисталык хөкем сөрә. Төрледән-төрле агачлар үсеп утырган бакчалары заманча матур ял паркын хәтерләтә. Ә Зәйтүнә ханым бөтен күңел җылысын биреп үстергән аллы-гөлле чәчәкләр тирә-юньгә кабатланмас ямь өсти, кәефне күтәреп җибәрә.

Район халкының гына түгел, авылдашларының һәм өлкәбез татар-мөселманнарының да олы ихтирамын казанган Бирюковлар менә шулай тырышып хезмәт итеп, ак байлар буларак милләтебез һәм динебез үсешенә зур өлеш кертеп, үзләреннән соң тирән, матур эз калдырып яшиләр.

Исхак Хәлимов, Радищево районы

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*