tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел “Каз өмәсе” фестивале Мөслим районы җирлегендә узачак
Быел “Каз өмәсе” фестивале Мөслим районы җирлегендә узачак

Быел “Каз өмәсе” фестивале Мөслим районы җирлегендә узачак

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татар халык ашлары комитеты советының чираттагы утырышы узды. Советны җитәкләгән Татарстанның Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова көн тәртибендә торган мәсьәләләрне атап, I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уздыруны күздә тотты. Чараны 13-14 ноябрь көннәрендә Мөслим районы җирлегендә  уздыру планлаштырыла.

Җыелышта Совет әгъзалары әлеге фестивальне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

“Агролидер” кооперативы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин сүзләренчә, “Каз өмәсе” йоласын халыкка асылда булганча җиткерергә зарур. “Бәйрәм милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп барырга тиеш. Чарада каз йолку күренеше, каз каурыеннан әйберләр ясау, милли җырлар, биюләр, халык уеннары урын алыр дип өметләнәбез”,- диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров аерым игътибарны татар халык ашларына багышланган китапларга юнәлтте. “Бүгенге көндә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның рецептларына нигезләнеп язылган “Татар халык ашлары” кебек китаплар саны артырга тиеш. Шул сәбәпле, без татар милли ашлары турында әсбапларны туплап барабыз. Алар Татар конгрессының архивында сакланачак”,- диде җитәкче.

Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев “Каз өмәсе” фестиваленең идеалогик факторы белән таныштырды. “Бабаларыбыздан калган йолабызны саклап калу, календарь бәйрәмен халыкка кайтару сөендерә. Мөслим – казлар асрый торган иң зур район. Биредә “Татар базары” махсус сату нокталары да уңышлы эшләп килә. Безнең бурычыбыз – әлеге фестивальне зур тантана буларак үткәрү һәм матур традициягә әверелдерү”,- дип аңлатты Фәрит әфәнде. Ул шулай ук чара барышында мастер-класслар үткәрү тәкъдиме белән дә чыкты.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*