Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова хәбәр итте.
«Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акцияне онлайн форматта уздырырга телибез. „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак», — диде Ленария Мөслимова.
Акцияне оештыручы сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог www.diktant.tatar сайтында теркәлү узарга тиеш.
«Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр өчен телевизор экраннарында почта адресы һәм Whatsapp номеры күрсәтеләчәк. Язган эшне фотога төшереп, күрсәтелгән адреска җибәрәсе булачак», — дип аңлатты Ленария Мөслимова.
Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты.
Рифат Каюмов,
tatar-inform