tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыклы язма конкурста җиңү яулады
Кызыклы язма конкурста җиңү яулады

Кызыклы язма конкурста җиңү яулады

Бөтенроссия “Россия пенсионерлары союзы” иҗтимагый оешмасы Татарстандагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган VII ачык республикакүләм  конкурс оештырган иде. Бу чара «Социальный портрет пожилого человека Татарстана” исеме астында ике елга бер тапкыр үткәрелә. Безнең Балтач районының “Ак калфак” иҗтимагый оешма советы вәкиле Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы да бәйгедә катнашты. Конкурска республика буенча 85 эш килгән. Шулар арасыннан  25 эш сайлап алынган. “У войны не женское лицо” номинациясендә Республика буенча Галиева Гөлсинәнең язмасы беренче урынга лаек булды.

Конкурс эше илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланды. Гцлсинщ Галиева ъз язмасын районыбызның ихтирамга лаек шәхесе, 95 яшен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызына багышлаган иде.

Зөһрә Әхмәтханова

Балтач районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*