tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яшь талантлар” бәйгесе башланып китте
“Яшь талантлар” бәйгесе башланып китте

“Яшь талантлар” бәйгесе башланып китте

“Яшь талантлар” үзешчән һәм һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсының  оештыручысы: Татар федераль милли мәдәни автономиясе.

Конкурс Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүче буларак, иҗади проект кысаларында үткәрелә.

Конкурсның үзенчәлеге һәм мөһим критериясе – драматургик материалда һәм пьесаның эчтәлегендә татар халкының милли мәдәниятен, милләтебезнең тормыш рәвеше, этник үзенчәлеген чагылдыру мөһим шарт.

Конкурста 35 яшькә чаклы авторлар татар һәм рус телләрендә иҗади материаллары белән катнаша алалар!

Конкурста 4 номинация бар:
– балалар өчен татар телендә пьеса;
– балалар өчен рус телендә пьеса;
– татар телендә пьеса;
– рус телендә пьеса.

Конкурска гаризалар һәм пьесаның тексты оештыручының электрон почтасы аша 2020 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Моның өчен пьесалар [email protected]  адресы буенча «Конкурс пьес «Яшь талантлар»  тамгасы белән җибәрелә.
Конкурсның тулырак кагыйдәләрен Татар федераль милли мәдәни автономиясе сайтында карый аласыз: fnkat.tatarstan.ru

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*