tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Татарча диктант” акциясе старт ала

Бүген “Татарча диктант” акциясе старт ала

10-12 сентябрь көннәрне сәгать 11:00дә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.

Акция ел саен берьюлы РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Яшь, милләт, җенес, дин, һөнәр, гаилә хәле һәм кызыксынулар буенча акциядә катнашу өчен чикләр юк.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына.

Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен – 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен – 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән.

Диктантны Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларга килеп; мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляцияны кушып; һәм, яңалык буларак, http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкинчелеге булачак.

Татарстанда һәм чит илләрдә акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзекләрне язачаклар. РФ регионнарында яшәүчеләр  татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәләховның әсәреннән өзекне язачак.

Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерә. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*