tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы Татар драма театры һәм Курчак театры өчен уртак бина төзүләре ихтимал
Чаллы Татар драма театры һәм Курчак театры өчен уртак бина төзүләре ихтимал

Чаллы Татар драма театры һәм Курчак театры өчен уртак бина төзүләре ихтимал

Чаллы Татар дәүләт драма театрына бина төзеп яки бүлеп бирү проблемасы татар зыялылары тарафыннан күп еллар күтәрелеп килә. Татарстанның җитәкчелеге авызыннан да бу мәсьәлә чишеләчәге турында әйтелсә дә, ниндидер вариантлар тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр чыгып ул хәл ителми торды. Инде яңа хәбәр, хәерле булсын. Чаллы Татар дәүләт драма театры шәһәрнең курчак театры белән бер бинада урнашырга мөмкин, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Бу турыда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте, дип яза әлеге театр сайты. Чаллыда кайчан татар драма театрына бина төзеләчәк, дигәндә, министр болай дип җаваплады: “Яр Чаллыда Татар драма театры өчен генә түгел, курчак театры өчен дә бина төзү мәсьәләсе тора. Хәзерге вакытта безнең министрлык Россия Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә «Мәдәни үзәк» проектын ике яклап финанслау мөмкинлекләрен өйрәнә. Мин болай күрәм: мәдәни үзәк бер-берсе белән кушылган ике блоктан торачак, берсендә татар театры, икенчесендә курчак театры урнашачак. Бүген бу мәдәни үзәк өчен җир бүлеп бирелгән, проект әзерләү эшләре бара”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*