tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы укучыларын «Татар теле – туган телем» уенында катнашырга чакыралар
Чаллы укучыларын «Татар теле – туган телем» уенында катнашырга чакыралар

Чаллы укучыларын «Татар теле – туган телем» уенында катнашырга чакыралар

Чара халыкара туган тел көненә багышлана. Аның максаты – татар телен популярлаштыру, үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә тарту юлы белән туган тел турында белемнәр даирәсен киңәйтү, шулай ук Чаллыда яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Уеннарда 5-8 сыйныф укучылары катнашачак. Сайлау турлары 11-17 февральдә “Заман” яшьләр үзәгендә узачак. Уенның асылы сүз тәрҗемәләрен, сүзтезмәләрне һәм рус теленнән татар теленә, киресенчә, татар язучыларының тәрҗемәләрен, шигырьләрен өйрәнүдән гыйбарәт.

Йомгаклау этабында уен финалы булачак, анда 3 команда – җиңүчеләр көч сынашачак.
Финал уены 21 февральдә 14:00 сәгатьтә “Заман” яшьләр үзәгендә узачак.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*