tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда хәрби хезмәткәрләр балалары өчен мэрның беренче Яңа ел чыршысы булды
Чаллыда хәрби хезмәткәрләр балалары өчен мэрның беренче Яңа ел чыршысы булды

Чаллыда хәрби хезмәткәрләр балалары өчен мэрның беренче Яңа ел чыршысы булды

Чаллыда мэрның Яңа ел чыршысы бәйрәме чаралары башланды. Бәйрәмнәр шәһәрнең төрле учреждениеләрендә узачак, бу юлы балалар «Мастеровые» рус драма театрында Яңа ел әкиятендә булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Телеграм-каналында бәйрәм фотолары белән уртаклашты.

«Укуда, спортта, иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкән мәктәп укучыларын «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасына чакырдым. Алар белән бергә без тарихка кереп баручы 2022 елга нәтиҗә ясадык һәм Яңа елга теләкләр уйладык», – дип язган Автошәһәр башлыгы.

Театрның яңа бинасын гирляндалар белән бизәделәр, ә яшь тамашачыларны Яңа ел чыршысы һәм аниматорлар каршы алды.

Тамаша алдыннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларны сәламләде һәм аларның казанышларын билгеләп үтте. «Сезнең тырышлыгыгыз, укытучы, остаз, тренер һәм ата-аналарыгыз ярдәме белән сез укуда, спортта, мәдәнияттә билгеле бер биеклеккә ирешә алдыгыз. Сезгә кызыклы булган барлык өлкәләрдә без әти-әниләр белән сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз», – диде ул.

Бәйрәм кунакларына – аз тәэмин ителгән гаиләләр балаларына, хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, иҗтимагый оешмалар активистларына һәм уку алдынгыларына «Алиса, беги!» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Спектакльдән соң барлык балалар да татлы бүләкләр алды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*