tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» финалисты Зилә Минһаҗева: Бәйгедән соң үземдә татар теленең үсешен тоям
«Татар кызы» финалисты Зилә Минһаҗева: Бәйгедән соң үземдә татар теленең үсешен тоям

«Татар кызы» финалисты Зилә Минһаҗева: Бәйгедән соң үземдә татар теленең үсешен тоям

Югары Ослан районнынан Зилә Минһаҗева республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә «Иң зыялы кыз» номинациясендә җиңүче булды. Зилә «Татар кызы»ннан соң калган кичерешләре белән уртаклашты.

«Татар кызы» бәйгесеннән соң үземдә тагын да күбрәк көч тойдым. Милләтемә һәм илемә ачыш һәм үзгәрешләр кертә алу сәләтемә тагын да күбрәк ышана башладым. Финалга узу мине татар телен күбрәк кулланырга этәрде. Бүгенге көндә мин телемнең үсешен бик нык тоям. Шулай ук бәйгедә кызлар белән якынрак танышу – үзе бер ачыш. 11 заманча татар кызы – һәрберсе сокландыргыч. Аларга карап күп кенә тәҗрибә алдым, өйрәндем», – ди Зилә.

Зилә Минһаҗева белгечлеге буенча архитектор. «Әтием дә архитектор. Аның эзләре буйлап барырга булдым, үз һөнәремне мин бик яратам», – ди. Ул Галиәсгар Камал театрының яңа бинасын проектлау буенча халыкара бәйгедә, иҗат төркеме составында, өченче урынга лаек була.

«Проектны эшләгәндә безгә тулаем иҗат итү иреге бирелде. Ун ел дәверендә яратып укып һәм эшләп, белем алуымның, Европада стажировка үтүемнең нәтиҗәсенә, үземнең һөнәри мөмкинлекләремә сынау булды. Бу сынауны уңышлы уздым дип саныйм. Чөнки өченче призлы урын яуладык», – ди Зилә Минһаҗева.

Татар мәдәнияте һәм тарихы якын булганлыктан ул татар архитектурасы нинди булырга, анда нәрсә сурәтләнергә тиешлеген өйрәнә. Бу сорауларны ул Австрия һәм Мәскәү компанияләре белән берлектә дә чишеп карый. Команда да татар теле һәм мохите белгече генә түгел, ә инглиз телендә концорциум әгъзаларын бәйләүче архитектор та була.

«Минемчә, татарлыгыбызны без балачакта авылда, әби-бабаларыбыздан тоеп үстек. Әни укыган әкиятләрдә, әти күрсәткән сурәтләрдә. Нәкъ менә шул хисләр аша безнең Камал театры бинасы концепциясе төзелде. Безнең максат – һәрбер килгән тамашачыга үзенең асылына кайту хисен җиткерү иде. Безнең өчен театрга килгән бар кешене балачактагы әкият дөньясына кире кайтару мөһим иде. Шүрәле урманнарын, без,  хәттә фойе киңлегендә тоя алырлык итеп, ясап карадык», – дип сөйләде Зилә Минһаҗева.

«Татар кызы-2022» финалисты киләчәктә туган районы Югары Осланда татар мохитен үстерүгә өлеш кертергә тели.

«Гореф-гадәтләрне саклап, районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән милли бәйрәмнәрне һәм чараларны уздыруда катнашып киләм. Шулай ук, яшь татар кызларына ярдәм итеп, булган тәҗрибәм белән уртаклашасым  килә. Югары Ослан районы кызлары белән беррәттән, укыган мәктәбемдә – татар-төрек лицеенда укучы кызлар белән дә очрашуларны  күздә тотам. Булган белемнәремне, тәҗрибәмне алар белән уртаклашып, остаханәләр уздыру – алдагы планымның берсе булып тора», – дип уртаклашты Зилә Минһаҗева.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*