tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигърият бакчасына сәяхәт
Шигърият бакчасына сәяхәт

Шигърият бакчасына сәяхәт

Кигән кием, җылы йорт, кайнар чәй генә түгел, кешеләр дә әйләнә-тирәгә җылылык бөрки ала. Кемнеңдер җылылыгы тәэсирендә башкалар да яшәргә, ышанырга, хыялланырга, яратырга өйрәнә. Шигърият ишекләрен киң ачып, күңел бакчасына алып кергән Әлфирә Низамова – нәкъ шундый әйләнә-тирәгә рухи байлык, җылылык өстәүче кешеләрнең берсе. Әлфирә апаның шигырьләре гади, халыкчан, нәкъ син күңелеңдә йөртеп тә әйтә алмаган тойгы-кичерешләрне әйтеп бирә төсле. «Әлфирә Низамованың китапларын кайдан алырга була?» – дип, «Яңарыш» ре­дакциясенә еш мөрәҗәгать итәләр. «Аның газетада чыккан шигырьләрен кисеп алып җыеп барам, җанда бушлык булганда, алып-алып укыйм», – дигән иде бер ханым. Ши­гырьләрен уку гына түгел, шагыйрәнең үзе белән күрешеп аралашу да – үзе бер гомер. Әгерҗе районының Исәнбай авылында яшәү сәбәпле, редакциягә еш килеп йөри алмый ул. Елга бер-ике килгәндә, эш урыныбызны ямьгә, нурга күмә. Килү белән өстәлгә үзе белән алып килгән алма, җиләк бәлешләрен, кайнатмасын алып куя. Бу ризыкларда да шигырьләренә сеңгән туган җирне, татар телен ярату тәмен дә тойган кебек булам, шагыйрәнең тынгысыз җанлы хуҗабикә булуына тагын бер кат инанам. Чәй өстәле артында авылдагы хәлләрне, тормышындагы вакыйгаларны шундый рәхәт, мавыктыргыч итеп сөйли ул. Аның һәр көннең ләззәтен тоеп, туганнарының, аралашкан кешеләренең кадерләрен белеп яшәвен аңлыйсың. Тормыш иптәше Фердинанд абый да тыйнак елмаеп кына сүзгә кушыла, һәр эштә Әлфирә апага ярдәмләшергә әзер тора. Кыскасы, тормышларында гармония хөкем сөрә аларның.

Бер килүендә мин Әлфирә ападан: «ВКонтакте» социаль челтәрендә шигырьләрегез, язмаларыгызны даими урнаштырып торасыз. Һәр вакыйгага карата тиз арада шигырь ничек туа, сез аны кайчан язасыз?» – дип кызыксындым. «Тәүлекнең төрле вакытында туа, утны сүндереп йокларга яткач та, эш башкарып йөргән чакта да, келт итеп күңелгә шигырь килә. Шул мәлдә язып куймасаң, онытылырга да мөмкин. Менә бүген күңелгә чигә чәче турында шигырь юллары килде әле. Нигә кешенең чәче чигәдән агара башлый икән ул?!» – дип, фәлсәфи җавап эзләде шагыйрә.

Әлфирә апаның Ижауга инде күптәннән килгәне юк иде, сагындырган… Бу хакта редакциядә сүз кузгалткач, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә дә эшләүче журналистыбыз Рәфилә Рәсүлева: «Әлфирә апаны китап­ханәгә чакырып, укучылар белән очрашу оештырырга кирәк», – дигән тәкъдим белән чыкты. Без бу идеяне бертавыштан хупладык, Әлфирә апа да каршы килмәде. 27 ноябрь көнне әлеге очрашу темасы шигъриятне, Әниләр көнен, җыр-моңны да үз эченә алды.

«Биш китап авторы, шагыйрь, язучы, гомерен мәдәнияткә багышлаган, «Яңарыш» газетасының хәбәрчесе, газетаны рухи баетучы, без яраткан, сез яраткан шәхес ул – Әлфирә Низамова», – дип таныштырды аны тамашачылар белән Рәфилә Рәсүлева. Сәламләүне шагыйрә шигъри юллар белән башлап җибәрде:
«Исәнмесез!» – тылсымлы сүз,
Авылның визиткасы.
Бер-берсен сәламләп уза
Олысы, кечкенәсе…
«Исәнмесез!» – шул сүз ача
Һәркөн күңел капкасын.
Юк ул шәһәр урамында
Эзләмә дә, тапмассың!..

Әлфирә апа туган ягының гүзәллеге, кадере турында матур итеп тасвирлап сөйләде. Авылның телне дә, моңны да, әхлакны да саклап калучы изге урын булуын Әлфирә апа үзе белән алып килгән җырчылар Рамил Мухгалин, Зөлфия Муллина, Зөбәйдә Сәйфетдинованың чыгышлары да дәлилләде. Без шәһәрдә яшәп, вакыт җитмәвенә зарланабыз, ә авылда мал-туарын, кош-кортын карап, тир, көч түгеп хезмәт иткән кешеләр барысына да өлгерә. Рамил Мухгалин да фермадан эштән кайткач, юлга чыгып китүен әйтте. Ул – өч бала атасы, бик матур, тату гаилә башлыгы, Исәнбай авылы сәхнәсендә бер генә концерт та аннан башка узмый, актив иҗат итә, көйләр дә яза. «Яңарыш» газетасында шигырьләре даими чыгып килә. Бу очрашуда да ап-ак зәвыклы костюмнардан каршыбызга чыгып басып, күңелне җыр-моң белән урады. Зөлфия Муллина – шулай ук күпкырлы талант иясе. Театрда уйный, җырлый, чәкчәк пешерү остасы һәм дә шигырьләр иҗат итә. Зөлфия Муллина җырлады да, күңелләргә үткәреп, Әлфирә апаның, үзенең шигырьләрен дә сөйләде. Шигырьләр иҗат итә башлавында Әлфирә апаның өлеше зур булуын әйтте ул. Ә Зөбәйдә Сәйфетдинова Исәнбай авылында гына түгел, озак еллар Сарапул шәһәре сәхнәләрендә чыгыш ясап, бик күп Мактау кәгазьләренә ия булган җырчы икән. Кунакларыбыз Әлфирә апа Низамова сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарып үттеләр. Шигърият һәм җыр белән үрелеп барган очрашуның тәрбияви, милли әһәмиятен дә әйтеп үтмичә булмый. 107 нче балалар бакчасыннан тәрбияче Ләйсирә Йосыпова бер төркем балаларны әзерләп алып килгән иде. Балалар сәнгатьле итеп Әлфирә апаның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тәрбиячеләре, әти-әниләре ярдәмендә чыгыш ясарга бик җитди әзер­лән­гәннәр иде алар. Ижауның 84 нче мәк­тәбендә белем алучы 9 нчы сыйныф укучысы Нияз Вәлиев авторның «Татар теле бетмәс!» шигырен сөйләгәннән соң, Әлфирә апаның күзләре яшьләнде. «Булса да була икән осталык, ихластан, чын артистларча сөйләдең, күңелгә үтеп кердең… Күзләр тимәсен сиңа, Нияз!» – диде. Ә 6 яшьлек Алина Шакирова шагыйрәнең биш куплеттан торган шаян шигырен сөйләп шаккатырды. Алинаның татар телендә шигырь ятлап, тамашачылар алдына беренче чыгуы. Әлфирә апа балаларга эчкерсез матур сүзләрен әйтеп, татар телендә шигырьләр өйрәнүләрен хуплады, һәрберсен бүләкләде. Балаларның күңелен үстереп, тагын да татарча чыгыш ясарга дәрт өстәде. «Бу очрашуны туган телебезне хөрмәт итү, ярату, саклау, яклау юлында бер адым дип кабул итәрсез», – дип, әлеге шигърият бәйрәмнең максатын ассызыклады.

Әлфирә Низамованың «Язмышым канатында», «Кояш исе», «Һәр бәйрәмнең үз гаме бар», «Көзге күкрәү», «Әҗер» исемле китаплары дөнья күрде. «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында шигырьләре басыла. «Бу китаплар кемнең кулына ничек барып керәдер, әмма шигырьләрем турында шалтыратулар, менә шул шигырегезне кесәмдә йөртәм диючеләр бар! Иң кызыгы исә, каяндыр алып, көй язалар. Язалар да, җырлыйлар да. Хәниянең репертуарында, «Син минеке түгел» җыры бар иде. Хәзер җырларымны Эльмира Сөләй­манова белән Мурат Гайсин һәм башка җырчылар башкара. Һәрберсе үзенчә матур! Җырласыннар гына!» – ди ул.
Әлфирә апаның шигърият кичәсе булуы турында газета битләрендә, Интернет челтәрендә игъланнар биргәч: «Очрашу нишләп Ижауда, Әгерҗедә түгел?» – дип шалтыратучылар да булган. Шагыйрә бик еш Әгерҗе районындагы мәктәпләрдә балалар белән очраша, район мәдәнияте йортында узган кичәләрдә катнаша, авылда да бик күп бәйрәмнәр уздыралар. Ә бу очрашуның Ижау­да булуы бер дә гаҗәп түгел. Беренчедән, Әлфирә апа – Татарстанның гына түгел, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы да, «Яңарыш» газетасының даими хәбәрчесе. Аны татар дөньясында биредә белмәгән кеше юк. Кичәдә ул үсәргә, язарга иҗади мохит тудырган «Яңарыш» газетасына кат-кат рәхмәтен белдерде. «Яңарыш» газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова: «Чынында исә, сезне «Яңарыш» үстерсә, сез «Яңарыш»ны үстерәсез, иҗади баетасыз. Нинди теманы гына алсагыз да, йөрәккә барып җитә торган итеп иҗат итәсез. Шигырьләрегез генә түгел, әхлакый мәсьәләләрне кузгатып язган мәкаләләрегез дә укучыларның күңелендә эз калдыра, уйландыра. Сезнең кебек хәбәр­челәребез булуына чиксез шатбыз», – дип, Әлфирә апага иҗади уңышлар теләде. Шушы матур сүзләргә, изге теләкләргә шагыйрәнең каләмдәшләре Гөлфия Исхакова, Гыймран Сафин да кушылды.

Очрашуда бүгенге көнне һәркемне тет­рәндергән сугыш, илебездәге борчулы хәл турында да сүз кузгатылмыйча калмады. «Бүгенге көндә билгесезлек, борчу, югалту хәсрәтләре хакимлек иткәндә, бу темага кагылмасак, очрашуыбыз тулы булмас иде! Утлы нокталарга юл тоткан авылдашларыбыз, якыннарыбыз, газиз балаларыбыз, милләттәшләребез һәммәсе дә исән-имин әйләнеп кайтсыннар! Русмы ул, татармы, башка милләт вәкилеме, кем булуы мөһим түгел, ул кемнеңдер газиз баласы!» – ди бу хакта Әлфирә апа. Бу актуаль темага кагылышлы шигырьләрен дә укып үтте. Ир-егетләрне яуга озату, борчылулар турында фикер алышу, балалары өчен ут йоту­чы әниләр темасына алышынды. Очрашу әниләр көнендә узгач, бу хакта җырлар да, шигырьләр дә күп яңгырады. Әлфирә апа – әни, бала мөнәсәбәте турында иң нечкә хисләр белән язучы шагыйрә. Бу кичәдә дә талгын көй астында:
«Кояш гомере теләсәк тә,
Әниләр китә икән…
Ул киткән көннең ачысы
Гомергә җитә икән…
Китмәс кебек тоелса да,
Әниләр китә икән…
Гомерлеккә сине ятим,
Әнисез итә икән…» – дип сөйләгәндә тамашачыларның күзләре яшьләнде.

«Муса Җәлил исемендәге китапханә – безнең өчен иң җылы мохитле, бик күп фай­далы, нәтиҗәле чаралары белән таныл­ган, җирле язучылар белән күп эшли торган һәм төрле катлам китап укучыларны җыя алган китаплар йорты ул! Рәхәтләнеп татарча сөйләшү, шигырьләр уку, җырларны халыкка ишеттерү, Ижау татарлары белән күрешү өчен иң кулай урын да», – дип, Әлфирә апа әлеге чараны оештыруда башлап йөргән Рәфилә Рәсүлевага, барлык китапханә хез­мәткәрләренә, килгән тамашачыларга рәхмәтен җиткерде. Үз чиратында тамашачылар да әлеге чарадан бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралды.

Әлфирә апа – тынгысыз җан. Иҗат итә, мәдәни чаралар оештыра, үз өстендә дә даими эшли. Хәзерге вакытта аның «ВКонтакте» челтәрен ачып карасагыз, ул «Женские имена Республики Татарстан» проектында катнаша. «Нинди чара бу, ул сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?» – дип сорагач, Әлфирә апа: «Бу проект хакында Интернет челтәре аша белдем. Район җитәкчелегенең дә тәкъдиме булды. Бу бит инде районның мәдәни тормышын, иҗади эшне күрсәтү мөмкинлеге. Иң беренче игътибарымны проектның дәвамлы булуы җәлеп итте. Димәк, эш-га­мәлләреңне күрсәтү мөмкинлеге бар. Очрашуларны без еш үткәрәбез. Конференция, диспутлар, төрле кичәләр үткәрү зарурлыгын да тудыра бу проект. Туган телне саклау, яклау да, туган җиргә мәхәббәт, балаларда патриотик хисләр тәрбияләү дә, борынгы гореф-гадәтләребезне буыннардан-буыннарга тапшыру да керә бу чараларга. Мәрхәмәтлелек дигән өлеше дә бар бит әле проектның. Нәкъ менә шәфкатьлелек җитеп бетмәгән бу заманда монысы да бик урынлы. Йөрәкләргә үтеп керерлек чаралар, кечкенә генә истәлек бүләкләре, китапларымны өләшү үзе күңелләрне җылыта, дип уйлыйм. Проект бик кызыклы, калганын вакыт күрсәтер», – ди ул.

Әлфирә апага яңадан-яңа уңышлар, иҗади үсеш, сәламәтлек, иминлек телибез.Тырыш, актив, иҗади булуы белән яшь буынга үрнәк ул.

Эльмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*