tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының үзәк китапханәсендә шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды
Чаллының үзәк китапханәсендә шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды

Чаллының үзәк китапханәсендә шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды

Чаллы үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, шагыйрә,  Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу булып узды. 18 мартта яраткан шагыйрәбез үзенең  85 яшен каршылады.

Клара Булатова Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итә. Чаллыга хөрмәтле шагыйрәбезнең беренче генә килүе түгел. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әле дә үзенең яраткан укучылары белән очрашырга ашкынып тора. Гомер буе укытучы булып эшләгән Клара апа, очрашу кичәсен дә дәрес форматында үткәрде. Шигырь  һәм әхлак дәресе бергә үрелеп барды. Авыр тормыш юлы узып, зур тәҗрибә туплаган шәхесне кунаклар тын да алмый тыңлап утырды. Бактың исә, Клара Булатова шагыйрь булып формалашуына зур газаплар сеңдергән гаилә тарихы йогынты ясаган. Илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә халыкны халыкка, күршене күршегә, туганны туганга каршы сугыштырган чорның ачы хатирәләре булачак шагыйрә күңелендә эзсез югалмый. Тәүге шигырьләрен ул мәктәп елларында ук яза башлый.

Кичә кунаклары, тормышның ачысын да төчесен дә татып, халкына тугры калган шагыйрәгә сорауларын бирергә ашыктылар: “Яхшы-мул тормышта яшибез. Ашарга ризык, кияргә кием җитәрлек. Тик әхлаксызлык арта. Нигә шулай икән?”

Клара апаның бу сорауга үз фикере: “Кешеләр матди байлык колына әйләнделәр. Бар вакытларын,  көчләрен акча, мал табуга сарыф итәләр. Рухи кыйммәтләргә аларның вакыты калмый. Дөнья матурлыгын күрми яшиләр. Күңелләре караңгы”.

Нәкъ менә шуңа да ул  шигырьләрендә әхлак, күңел чисталыгы, милләт өчен борчылу темаларын алга сөрә. Укучыларына да ул изге сыйфатларны, рухи кыйммәтләрне шигырьләре аша сеңдерергә тырыша. Һәм, әлбәттә, Клара апа  мәхәббәт җырчысы.

Очрашуның үзенчәлеге шунда, Клара апа бар тормышын ничек бар шулай сөйләп бирде. Шәхси сорауларны да читләп үтмәде. Шагыйрь Хәсән Туфанның танылган җыр сүзләрендә: “Сөй бары тик миннән яхшыракны, сөймә ләкин миннән түбәнне”,  дигән юллар чыннан да, аңа багышланган икән. Ул Клара апага бик күп шигъри хатлар яза. Халык алар арасында көчле мәхәббәт бар дип юрый. Ә Клара апа бүген: безнең арада фәкать абый-сеңел җылылыгы гына мөмкин иде, дип ассызыклады.

Кунакларны Клара Булатова Нәдердә –  үз өенең икенче катында оештырган шәхси музеена да чакырды. Анда татар классикларның автографлары куелган китаплары, Клара апаның кул эшләре һәм хатлар саклана.

Клара апа Чаллыга тормыш иптәше Нәфис абый һәм оныгы белән килгән. Ул шушы яшендә дә ерак юлларга чыгып, укучылары белән очраша алуына, якыннарына бик рәхмәтле. Ул укучыларының мәхәббәтеннән яшәргә көч, илһам ала.

Клара Булатовага гына хас турысүзлелек, сөйләм, юмор хисе мине очрашудан соң да озатып йөрде. Аның тормыш юлы иң мавыктыргыч фильмнардан да кызыграк, ә хисләре ярсу ташкыннан да кызурак, көчлерәк. Һәр сүзе очлы уктай –  күңелгә бәреп керә торган. Чын шагыйрә шулай булырга тиештер дә.

Бала чактан ук: бу дөньяда нәрсә калдырып китәм? Дөньядан мин ни алам? – дип уйлап  үскән шагыйрәнең сорауларына җавабы шигырендә:

“Мин – шагыйрә, мин тик

җырлар язам,

Җир яшәсен өчен тынычта.

Тыныч илгә хас тигезлек белән

Яшәүләрне мәңге көткәннәр.

Мин шул өмет орлыкларын

сибәм,

Өлгерешеп җыяр бүтәннәр.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*