tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте

Бүген, 24 ноябрь, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын М.И. Глинки исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет академия театрында билгеләп үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

25 еллык юбилее уңаеннан Чиләбе өлкәсе татар конгрессына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты һәм махсус бүләге тапшырылды.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, туган телне саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем Чиләбе өлкәсе Уй муниципаль районы Әмин урта гомум белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Бикколовага бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән белән Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбассары Равил Гыйбадуллин, Чиләбе өлкәсе Нязепетровский районы Арыслан авылы “Ләйсән” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Роза Мөххәррәмова, Татарстан Республикасының Атказанган артисты, Чиләбе филармониясе солисты Дамир Сафин, Чиләбе шәһәре “Айгөл” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Земфира Хәйруллина бүләкләнде.

Шулай ук Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 500 данә матур әдәбият китаплары һәм 100 данә татар теле дәреслекләре тапшырылды.

Бәйрәм кунаклары арасында Чиләбе өлкәсе Губернаторы урынбасары Анатолий Векшин, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе Олег Гербер,Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова,Чиләбе өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Ринат хәзрәт Раев,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев бар иде.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Чиләбенең В.В.Михальченко исемендәге камерлы хоры, «Малахит» Дәүләт рус халык оркестры, «Баян-ПОЗИТИВ» төркеме, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Дамир Сафин һәм «Айгөл» Халык бию ансамбле чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*