tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Каз өмәсе” фестивале җиңүчеләрен котлады
Данис Шакиров “Каз өмәсе” фестивале җиңүчеләрен котлады

Данис Шакиров “Каз өмәсе” фестивале җиңүчеләрен котлады

Бүген Татарстан Республикасының Мөслим районында “Каз өмәсе” фестиваленең беренче көне узды. Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Әлеге фестиваль бик тирән мәгънәгә ия. Бу гап-гади, кемгәдер вак булып тоелган мәсьәлә генә түгел. Безгә бүген каз өмәсен массакүләм мәгълүмат чаралары, милли лидерларыбыз, татар җәмәгатьчелеге аша тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы итеп күрсәтергә кирәк. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинга һәм аның командасына зур рәхмәт. Сез күргәзмә вакытында каз өмәсе күренешенең нигезен саклап кала алдыгыз, -диде ул.

Шулай ук сәхнәдән кунакларны һәм катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үз халкы рухында яңа буын тәрбияләү өчен “Каз өмәсе” фестивален уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Данис Шакиров төрле номинацияләрдә ярышкан җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Конкурс Гран-приена Ирек һәм Индира Хамадишиннар гаиләсе (ТР, Мөслим районы) лаек булды.

25 ноябрь көнне “Каз өмәсе” фестивале “ярминкәсе белән тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*