tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында татар телендә газета чыгаралар
Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында татар телендә газета чыгаралар

Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында татар телендә газета чыгаралар

Газетада  балалар бакчасы тормышы яктыртыла. Материалларны туплауга тәрбиячеләрне генә түгел, әти-әниләрне дә җәлеп итәбез. Безнең төп максат – туган телне саклау, телебезнең матурлыгын, әһәмиятен балаларга һәм, беренче чиратта, ата- аналарга җиткерү һәм рус балаларын татар телендә аралашырга өйрәтү.

Кызганыч, бүген чиста татар телендә сөйләшә алучы балалар бармак белән генә санарлык.Татар авылларында да балалар үз телләрен онытып, русча сөйләшә. Яшь буын үз телен онытмасын өчен балалар бакчасыннан ук туган телдә аралашу мәһим.

Балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү тәрбиячедән зур тырышлык, осталык, киң эрудиция таләп итә. Материалның җиңел һәм шул ук  вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч булуы да балаларда кызыксыну уята ала.

Эшебездә төрле алымнар файдаланыбыз. Ел башында ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына  старт бирелде. Татар телен дәресләрдә генә түгел, ә төрле чаралар барышында да өйрәнәләр, кызыклы уеннар уйнау сизелерлек нәтиҗә бирә. Балалар белән милли бәйрәмнәр: “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” оештырабыз, гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләшәбез, туган тел атналыгы үткәрәбез, кече музей да булдырдык.

Бу эштә безнең төп ярдәмчеләребез – әти-әниләр. Шуңа күрә, эштән арып кайтсалар да, гаджетларга ябышмыйча, аларга татар китапларын укырга, уеннар уйнарга вакыт табарга кирәклеген әйтәбез. Балаларга практика җитеп бетми, чөнки күпчелек хәзер өйдә дә русча сөйләшүне кулай күрә. Телне өйрәтү аралашу аша булырга тиеш. Әти-әниләр балалары белән күбрәк татарча аралашсыннар иде. Чөнки бакчада гына сөйләшү җитми, алар белән гади җөмләләр кулланып аралашу мөмкин бит.

Гомумән, тәрбияче үзенең эшен балалар, әти – әниләр, тәрбиячеләр белән иҗади алып барганда гына, ул сабыйларга татар телен өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк.

Минемчә, әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә татар теленә өйрәтү дәвам итсә, ул телнең киләчәге бар.

Зөлфия Әхмәтҗанова

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*