tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары кызлар өчен өйрәнү дәресләре уздырды
Чистайда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары кызлар өчен өйрәнү дәресләре уздырды

Чистайда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары кызлар өчен өйрәнү дәресләре уздырды

Ак калфаклы Гүзәл ханым Вәлиева, Роза ханым Сөләйманова hәм Флюра ханым Мусина мөхтәсибәт каршында оештырылган ” Ягез әле, кызлар!” проектындагы яшь кызлар өчен өйрәнү дәресләре уздырдылар. Дәрес вакытында ак калфаклылар энә мендәрчекләре ясау ысулларын күрсәттеләр.

hәр кыз көнкүрештә бик тә кирәкле булган бу мендәрчекләрне үз куллары белән ясадылар. Кыз балаларның шулай кечкенәдән үк кирәк- ярак әйберләрен үз куллары белән ясап карыйсылары килү – бик тә күркәм күренеш, әлбәттә. Мондый өйрәтү дәресләре беренче тапкыр гына узмый.

Узган ел бу проект буенча кызлар үз куллары белән калфаклар ясаган иделәр. Афәрин, кызлар! Яшь кызларыбызга шундый кирәкле өйрәтү дәресе оештырулары өчен ак калфаклы ханымнарга зур рәхмәт. Бу кызларның җитәкчеләре, мөгаллимәләре Илhамия ханым Шәрифуллинага, Самира ханым Хәбетдиновага яшь кызлар белән шундый күркәм, бик кирәкле эшләр оештырулары өчен ,ак калфаклы ханымнар белән матур элемтә урнаштырулары өчен шулай ук рәхмәтләребезне җиткерәбез. Үсеп килүче яшь буын кызлары белән бергәләп шундый эшлекле аралашу, матур эшләргә өйрәтү бик тә кирәкле гамәл.

“Чистай” шәһәренең “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*