tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татулыгы белән көчле гаилә
Татулыгы белән көчле гаилә

Татулыгы белән көчле гаилә

2024 елны Россия Президенты Владимир Путин “Гаилә елы” дип игълан итте. Әлеге карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде.

Әйе, тату гаилә – бәхетле гаилә, дип юкка гына әйтмиләр. Бер-береңне хөрмәт итеп, кадереңне белеп яшәгән чакта гына, гаилә тату һәм бөтен була. Нәкъ менә бу бәхеткә илтүче юл.

Бүгенге көндә Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында да башкаларга үрнәк булган яшь гаиләләр байтак. “Гаилә елы” уңаеннан ел дәвамында «Яшьлек» битләре аша сезне аларның кайберләре белән таныштыра барырбыз, Аллаһы боерса.

Сафаҗай авылы Пильна округының иң төзек, матур, бай авылларының берсе. Ә аның иң зур байлыгы – тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре. Шуларның берсе – тормыш девизы “Кош – канаты, гаилә – татулыгы белән көчле” булган Таһировлар гаиләсе (фотода).

Алар белән күптәннән таныш булсак та (якынча ун ел элек без  Таһировларның иң өлкән вәкиле Зәйнәп апаның 90 яшьлеге уңаеннан материал әзерләгән идек, кызганычка, аның бу дөньяны ташлап китүенә алты ел булган инде. Урыны оҗмахта булсын), бүген алар турында тулырак язып чыгарга булдык.

Бүгенге язмабызның геройлары – Гаяр белән Алёна моннан унөч ел берләшкән, гаилә учакларын саклаучы, тормышның рәхәтен, кадерен белеп, башкалар өчен дә үрнәк булып яшәүче пар – тормышлары мул, бөтен нәрсәләре җитеш аларның.

Алёна тумышы белән Чувашстан Республикасының Кызыл Читай авылыннан. Аңа унике яшь чагында әнисе гаиләсен ияртеп Петрякска эшкә килә, балалары җирле мәктәптә укуларын дәвам итә. 11 классны тәмамлаганда, мәктәптә узган класстан тыш чараларның берсендә, дуслары Алёнаны күрше Сафаҗай егете Гаяр белән таныштыра. Шуннан башлана да инде аларның мәхәббәт тарихы.

Кечкенәдән үк авыл җирендә уйнап, кара туфракта эшләп үскән, һәрбер сүзен уйлап эш иткән, уй-хыялларын тормышка ашыру өчен барлык киртәләрне җиңәргә күнеккән  Гаяр кызны беренче күрүдән ошата, Алёнаның башка милләт кешесе булуы да аны куркытмый. Бер ел дәвамында мөнәсәбәтләрен сынаганнан соң, әти-әниләренең ризалыгын алып, ислам диненең барлык кануннарын үтәп, никах мәҗлесе укыталар. Никах көннәре соры көзгә туры килсә дә, датасы бик матур һәм үзенчәлекле – 10.10.10.

Таһировлар йортында яшь киленне беренче көннән үк бик җылы кабул итәләр. Бүгенге көндә дә бер түбә астында өч буын вәкиле дус-тату яши, һәр эшне бергәләшеп, үзара киңәшләшеп башкара.

– Гаилә – тынычлык, бер-береңә юл куя белү, бер-береңне яратып, аңлап яшәү, кешенең бөтен бәхете шулардан корыла, – диләр Таһировлар бертавыштан.

Шәһәргә китеп урнашу мөмкинлеге булса да, зур мегаполис белән чагыштырганда авыл тормышын үз иткән Гаяр белән Алёна шунда төпләнә. Бүген алар әти-әниләре Әнвәр ага белән Надирә апаны кадер-хөрмәттә тотып, бергәләшеп бик матур тормыш кичерә. Ә бүләк иткән өч оныклары – Алсу, Сабир һәм нәни Айсылу әби-бабайның из зур куанычы.

– Көне буе алардан башка йортыбыз буш, мәктәп-бакчадан кайтуларын түземсезләнеп көтәбез. Ишекне ачып керүләренә йортыбыз шатлык, нур белән күмелә, исән-сау гына була күрсеннәр, балакайлар, – ди яратучан әби-бабай.

Бүгенге көндә Таһировлар гаиләсе барлык уңайлыклары тудырылган зур, иркен йортта яши, күпләп терлек асрый, ит сату белән шөгыльләнә, йорт-җир алып бара. Әнвәр абый белән Надирә апа күптән лаеклы ялда, Гаяр авылның уңышлы фермеры Хасыл Камалетдинов хуҗалыгында йөртүче булып хезмәт итә, Алёна җирле балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе вазифаларын башкара. Авыл җирендә эш, өй мәшәкатьләре күп булса да, Таһировлар бар көчләрен ягымлы өч сабыйларына тиешле белем-тәрбия бирүгә багышлый, шуңа балалары киңкырлы сәләтле булып үсә.

Олылары Алсуга 12 яшь, ул интернет челтәрендә үз блогын алып бара, видеолар монтажлау белән шөгыльләнә, биергә, рәсем ясарга ярата. Ул мөстәкыйль кыз, мәктәптә дә яхшы укый, кечкенәдән дәресләрен үзе әзерли, баскетбол түгәрәгенә яратып йөри, эне белән сеңлесен дә карарга булыша, йорт эшләрендә әни белән әбисенең беренче ярдәмчесе ул.

Тугыз яшьлек Сабир тыныч холыклы малай, кече яшьтән биология, аеруча гөмбәләр белән кызыксына. Бакчачылык, үсентеләр үстерү – күңеленә хуш килгән шөгыльләренең берсе. Ә инде әбисе белән әнисе аш-су әзерләгәндә – ул төп ярдәмче.

Тиктормас дүрт яшьлек Айсылу бар нәрсә белән кызыксынучан һәм бик хәрәкәтчән. Күз ачып йомганчы шпагатка да утырып алды, өйләрендә махсус урнаштырылган гимнастика җиһазларында бер курыкмыйча осталыгын күрсәтте.

– Кызганычка каршы, авыл җирендә балаларның сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бик аз, шул ук гимнастика, йөзү белән шөгыльләнүне генә мисал итеп алыйк. Шуңа да карамастан, мәхәббәт җимешләребез бернигә мохтаҗ булмасын, дөньяны күрсен өчен хәлебездән килгәнне эшләргә тырышабыз.

Сергач, Шөмерледә балалар өчен булган төрле күңел ачу урыннарына барабыз, җәен бергәләшеп табигать кочагына чыгабыз, пикник оештырабыз, су коенырга, балык тотарга йөрибез. Кышын чаңгыда шуу, бергәләшеп йорт тирәсен кардан чистарту, ә кичләрен төрле өстәл уеннары уйнап уздыру – болар барысы да безне берләштерә, якынайта.

Балалар, дип яшибез инде, алар өчен тырышабыз, бәхетле булуларын телибез, –  диләр Гаяр белән Алёна.

Менә шундый матур, күркәм гаилә яши Сафаҗайда. Таһировлар белән кабат очрашып, җылы аралашуыбызга чиксез шат идек. Һәрвакыттагыча җылы кабул итүләре, ачык чырай һәм кунакчыллыклары өчен олы рәхмәт. Аларның киләчәкләре дә бүгенгедәй бәхетле, тормышлары мул, үзләре, балалары һәм якын кешеләре сау-сәламәт булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*