tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия мөселманнары иртәнге сәгать 5тә Ураза Гаете намазына җыелды
Чувашия мөселманнары иртәнге сәгать 5тә Ураза Гаете намазына җыелды

Чувашия мөселманнары иртәнге сәгать 5тә Ураза Гаете намазына җыелды

Рамазан ае сизелмичә дә үтеп китте – олы бәйрәмебез Ураза Гаете җитте. Чувашия мөселманнары иртәнге сәгать 5тә Ураза Гаете намазына җыелды. Урмай авылының “Кара Пулат” мәчетендә намазга җыелган халыкны пылау белән сыйладылар.

Намаздан соң, авылдашлар зиратлар өстенә, туганнарыбызны искә алырга юл тотты.
Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә уразаларыбызны кабул кылса иде. Тоткан уразаларыбыз, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде!

Гөлия Гыйнатуллина

Чувашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*