tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Чайковский шәһәре татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты
Данис Шакиров Чайковский шәһәре татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

Данис Шакиров Чайковский шәһәре татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

26 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Пермь краеның Чайковский шәһәре татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2020 елгы эшенә йомгак ясау һәм 2021 елга эш планы һәм бурычлары турында сөйләшенде. Чарада Чайковский шәһәр округы администрациясенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый куркынычсызлык идарәсе башлыгы Елена Брызгалова, Чайковский шәһәре “Дуслык” милли мәдәният үзәге һәм “Идел” фольклор ансамбле әгьзалары да катнашты. Татар конгрессы җитәкчесе Чайковский шәһәренең “ДУСЛЫК” иҗат коллективы җитәкчесе Миңнекәүсәрия Нуруллинага Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен  Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемен дә тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*