tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Камил Вәлиәхмәдовның «Лучи плэнара» күргәзмәсенең ачылышында катнашты
Данис Шакиров Камил Вәлиәхмәдовның «Лучи плэнара» күргәзмәсенең ачылышында катнашты

Данис Шакиров Камил Вәлиәхмәдовның «Лучи плэнара» күргәзмәсенең ачылышында катнашты

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Төрекмәнстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәдовның «Лучи плэнара»диеп исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та булды. Ул сәнгать әһелләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм истәлекле буләк тапшырды.

Камил Вәлиәхмәдов Төрекмәнстан башкаласы Ашхабад шәһәрендә яши. 1995 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Төрекмәнстан Рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. 1981 елдан бирле ул күпсанлы Республика, Бөтенсоюз һәм Халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*