Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында алар алдында өзлексез рәвештә алып барган проектларны көчәйтү бурычы тора.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасы халкыбызның бөек шәхесе Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән башланып китте. Бу – киләсе елның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүнең нигезле булуын күрсәтүче фактор. Бу өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессының роле әйтеп бетергесез зур. Президентыбызның юлламада Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирүе безгә көч өсти. Безнең алда өзлексез рәвештә алып барган проектларны көчәйтү бурычы тора», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.