tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургның Мариинка театрында «Шүрәле» балеты өч көн күрсәтеләчәк
Санкт-Петербургның Мариинка театрында «Шүрәле» балеты өч көн күрсәтеләчәк

Санкт-Петербургның Мариинка театрында «Шүрәле» балеты өч көн күрсәтеләчәк

21, 22 һәм 27 октябрьдә Санкт-Петербургтагы Мариинка театрының тарихи сәхнәсендә халык әкиятләре мотивлары белән куелган «Шүрәле» балеты спектакльләре күрсәтеләчәк. piter.tatar сайты шул турыда хәбәр итә.

Спектакльнең музыкасын татар композиторы Фәрит Яруллин язган.

«Халык әкиятләре традициясе буенча куелган «Шүрәле»дә игелеклелек һәм мәхәббәт явызлыкны җиңә – финалда явыз һәм мәкерле шүрәле гаделлекне яклаучы чибәр Али-Батырга әверелә. Бәхетле финал алдыннан мавыктыргыч тарих төрле пластика теле белән күрсәтелә: Шүрәле һәм аның тирәсендәге җен-пәриләрнең дөньясы гротеск ярдәмендә хәл ителгән, кыз-кошларның фантастик дөньясында сүз классик биюдә төзелә, халык сәхнәләрендә характерлы бию хөкем сөрә», диелә бу хәбәрдә.

Тамаша 21 октябрьдә 19:00 сәгатьтә, 22 октябрьдә 19:30 сәгатьтә, 27 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*