tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында булды
Данис Шакиров Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында булды

Данис Шакиров Уфа шәһәрендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында булды

11-12 нче декабрь көннәрендә Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Башкортстанда очрашулар уздыра. Бүген иртән Уфага Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров килде. Оешма җитәкчеләре белән берлектә, ул М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән танышты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев та катнаша.

Уку йортында 30 еллык тарихы булган татар теле кафедрасы эшли. Кунаклар аның эшчәнлеге, тормышка ашырылучы проектлар белән танышты. Данис Шакиров истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүген Уфага эш сәфәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев киләчәк. Милли Шура рәисе катнашында көн дәвамында чаралар, очрашулар узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*