tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең “Җамал Вәлиди укулары” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды
Апас урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең “Җамал Вәлиди укулары” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

Апас урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең “Җамал Вәлиди укулары” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

Фәнни-гамәли конференция Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән, “Традицияләрне саклап – киләчәкне булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.

Килгән кунакларны төрле милләт киемнәреннән киенгән Апас урта мәктәбе укучылары каршы алдылар һәм “Дуслык күпере” акциясе кысаларында, кунакларга матур тасмалар беркетеп, дуслык күперен ныгыттылар. Мәктәп фойесында күренекле якташларга, бөек шәхесләргә багышланган күргәзмәләр эшләде.

Конференция эшендә Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, фәннәр кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, Казан федераль университетының педагогик фәннәре кандидаты, доцент Кадрия Фәтхуллова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге вәкилләре, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан республикасы шәһәрләре һәм районнары укытучылары катнашты.

Конференцияне Апас урта мәктәбе укучылары “Төрле-төрле милләт булсак та” дип исемләнгән әдәби монтаж белән тантаналы төстә башлап җибәрделәр һәм кунакларга ипи-чәкчәк тәкъдим иттеләр.

Конференция кунакларын район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде.

“Күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм философ Җамал Вәлиди чыгышы белән Апас районыннан булуы белән чиксез горурланабыз. Шунысы сөенечле – конференциянең үзенчәлеге һәм аның катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Киң күләмле конференция тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлек булып тора. Эшегез нәтиҗәле, иҗади һәм киң эчтәлекле узсын”, – дип теләде ул һәм республика кунакларына район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев исеменнән татар халкының мәдәни байлыгын, тарихын, туган телебезне саклап калуда, яшь буынга милли тәрбия бирүдә зур өлеш керткәннәре һәм данлыклы якташыбыз Җамал Вәлидинең иҗади мирасына күрсәткән ихтирамнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды, киләчәктә дә бу эштә теләктәшлек белдерүләрен теләп калды.

Чыгышлардан соң катнашучылар Татар филологиясе һәм Рус филологиясе секцияләренә бүленеп эшне дәвам иттеләр. Укытучыларның ачык чыгышларыннан соң, конференция утырышы ZOOM платформасы аша онлайн барды. Конференциядә чит төбәкләрдән укытучылар да үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр.
“Апас районы якташларын – бөек кешеләрен, танылган һәм талантлы шәхесләрен һәрчак зурлап, данлап яши. Бу конференция дә шуның гүзәл бер үрнәге. Җамал Вәлидидән башка татар теле һәм әдәбияты теориясен, татар лингвистикасын, татар тарихын күзаллавы бик кыен. Төбәкара конференциянең оештырылуы Апаслыларның үзләренең бөек шәхесләренә булган игътибарын, ихтирамын чагылдырып тора”, – дип үз бәясен бирде республика кунагы Рәсимә Шәмсетдинова.

Конференциядә фәнни чыгышлар төрле булса да, ул туган якның бөек шәхесләренә дан җырлау, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү иде.

Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Эшлекле утырыш турыдан-туры эфир аша трансляцияләнде.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*