tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы 65 номерлы татар гимназиясе һәм “Ләлә-Тюльпан” мәчете кунаклар кабул итте
Уфадагы 65 номерлы татар гимназиясе һәм “Ләлә-Тюльпан” мәчете кунаклар кабул итте

Уфадагы 65 номерлы татар гимназиясе һәм “Ләлә-Тюльпан” мәчете кунаклар кабул итте

11-12 декабрьдә Уфада Россия Федерациясе регионнарының татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре очрашуы уза. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаша. Бүген оешма җитәкчеләре 65 номерлы татар гимназиясе һәм “Ләлә-Тюльпан” мәчете эшчәнлеге белән таныштылар.

65 номерлы татар гимназиясе Уфа шәһәренең иң яхшы гимназияләренең берсе булып санала. Ул “Россиянең иң яхшы мәктәпләре” энциклопедиясе исемлегенә кертелгән. Белем йортының укучылары шәһәр һәм республикада үткәрелә торган туган телне һәм әдәбиятны тирәнтен өйрәнү, тикшерү бәйгеләрендә катнашалар. Биредә шулай ук татар халкының тарихына багышланган музей эшли. Әлеге музей эшчәнлеге һәм мәктәптәге татар сыйныфлары белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров танышты.

Гимназиядә белем бирү татар телендә алып барыла. Моннан тыш, сәләтле балалар белән эшләү,”Нур” татар театры белән хезмәттәшлек итү, Татарстан Республикасы белән төбәкара алмашу да белем бирү өлкәсендәге уңышларның мөһим аспекты булып тора.

Уфаның “Ләлә-Тюльпан” Җәмигъ мәчете – Уфа шәһәренең Ислам мәдәни-мәгариф үзәге. Бу мәчетне төзү эшләре 10 елга якын дәвам итә, аны 1998 елның 7 апрелендә ачалар.

Бинаның проектын Архитектор Вакил Дәүләтшин эшләгән. Аның нигезендә яткан язгы лалә чәчәге — мөселман дөньясының символларының берсе. Лалә чәчәге рәвешендә мәчетнең төп ишеге янында ике манара ясалган. Алар 53 метр биеклеккә җитәләр һәм шәһәрнең төрле нокталарыннан күренәләр. Мәчет-Уфа шәһәренең мөселман дини үзәге, анда мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.

Өч катлы мәчет бинасында хатын-кызлар өчен махсус намаз уку залы урнашкан. Бина төрле үсемлек бизәкләре, төсле пыяла тәрәзәләр һәм кристалл люстралар белән бизәлгән. Беренче һәм икенче катларда балага исем кушу, никахлашу тантаналары һәм төрле утырышлар уздыру өчен махсус бүлмәләр бар.

Бу чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин һәм башкалар катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*